- РУС
- ТАТ
театр рәссамы, иң беренче татар нәкышьчеләренең берсе
1890 ел, Оренбург губернасы, Югары Урал өязе Суер авылы, хәзер БРның Учалы районы Суяргол авылы —1930 елның 14 июле, Уфа шәһәре.
1912 елда драматург Г.Камал тәкъдиме белән Казан сынлы сәнгать мәктәбенең әзерлек бүлегенә йөри, П.Беньковта шөгыльләнә. «Сәйяр» татар труппасына, Г.Кариев антрепризасына эшкә чакырыла (Казан).
Гражданнар сугышы елларында Яхшыбаев Кызыл Армия театрлары труппаларында эшли, 1920 елдан В.Мортазин-Иманский чакыруы буенча 1 нче Башкорт драма театрында.
1922 елда Х.Ямашев исемендәге рәсем мәктәбендә укыта, аның укучыларының берсе — танылган татар театр белгече Х.Х.Гобәйдуллин.
С.Г.Яхшыбаев. «Ике мәхәллә – ике Рамазан»
«Ялт-Йолт» журналыннан. 1912. №48
С.Г.Яхшыбаев. Г.Камал портреты. 1914 ел
Татар һәм башкорт театрларының беренче рәссам-декораторы. «Сәйяр» труппасына килгәч, Г.Камалның «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре» (икесе дә — 1912), Ф.Әмирханның «Тигезсезләр» (1915) һ.б. спектакльләрнең сәнгатьчә бизәлеше режиссёрның фикерләвенә тәңгәл килә башлый. Зур театрда Н.В.Гогольнең «Ревизор», Е.Карповның «Эшчеләр бистәсе», М.Буранголовның «Ашказар» (1919–1922), А.М.Таһировның «Яңгура», М.Фәйзинең «Хәмдия», Х.Ибраһимовның «Мосафир мулла», Г.Хәмиднең «Һинд кызы» (1923–1924) спектакльләрен бизи. Яхшыбаевның сәхнә бизәлешенә милли көнкүреш әйберләре кулланылган фронталь план өстенлек итү хас. Яхшыбаевның картиналары арасында Г.Камал, Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская портретлары бар (барысы да — 1914). 1920 елларда халык примитив иҗатына тартым сәнгать үрнәкләре — жанрлы композицияләр, портретлар («Авыл», «Өй», «Татар крәстияне», «Татар») иҗат итә. Казанда Шәрекъ клубында уздырылган 1 нче Татар рәссамнары күргәзмәсендә катнаша (1912).
С.Г.Яхшыбаев. «Рамазан алдыннан кешелек гөнаһларыннан арыну»
«Ялт-Йолт» журналыннан. 1912. №49
Султанова Р.Р. Бесценный опыт первых профессионалов: Галиасгар Камал и первый художник татарского театра Сабит Яхшибаев // Казань. 2004. № 1.
Автор — Р.Р.Солтанова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.