- РУС
- ТАТ
Нәкышьче, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974), ТАССРның халык рәссамы (1981)
1923 елның 22 ноябре, Казан – 2000 елның 1 июле, шунда ук.
Казан сәнгать училищесен тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша.
1947–1971 һәм 1975–1983 елларда Татарстан Сәнгать фондында эшли: рәис (1975–1980), рәис урынбасары (1980 елдан). Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).
Рәссамнар династиясе вәкиле: әтисе А.Ф.Симбирин (1898–1959) нәкышьче була, Казандагы сәнгать күргәзмәләрендә катнаша; улы, А.Е.Симбирин (1950 елда туган) – сынчы (керәч паннолар авторы), бизәүче.
Портрет жанры осталарының берсе буларак, Е.А.Симбирин пейзажга һәм тематик картинага мөрәҗәгать итә. 1960 еллар башында тракторчылар З.Нуретдинов (1960), К.Вәлишин (1961), сыер савучы Р.Сабирова (1963) портретларын иҗат итә. Соңрак натурадан төшерелгән портретлардан зур форматлы портрет-картиналарга күчә: образларның хисси киеренкелеге, контрастлы колориты белән аерылып торган «Идел ветераны» (1965–1967), ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое А.Улесов (1973–1974), Социалистик Хезмәт Герое С.Нәфыйкова (1969) портретлары.
Ярты гасырлык иҗат эшчәнлегендә Е.А.Симбирин замандашлары портретларының зур галереясын барлыкка китерә: Татарстанның авыл хезмәтчәннәре, эшчеләр, төзүчеләр, интеллигенция вәкилләре (профессор А.Я.Гордягин, 1968; профессор Л.М.Миропольский, 1975). Иң әһәмиятлеләре «КамАЗ төзүчеләр» тематик сериясе: Х.Әюпова (1972), М.Хисмәтуллин, М.Коваленко, А.Баязитов (барысы да – 1973), М.Ибәтуллин (1978–1979) портретлары.
Е.А.Симбирин тарихи портрет жанры үсешенә зур өлеш кертә: М.Җәлил (1975), Р.Вагнер, Г.Тукай (икесе дә – 1976), С.Сәйдәшев (1978), К.Маркс, В.И.Ленин (икесе дә – 1979), Ш.Камал, Ф.Әмирхан (икесе дә – 1982) портретлары.
Республика (1948 елдан), зона – «Зур Идел» (1964, 1967, 1969, 1974, 1980, 1991), бөтенроссия – «РСФСРның 10 автономияле республикасы» (Казан, 1950), «РСФСРның 16 автономияле республикасы» (Мәскәү, 1971) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Казанда (1973, 1983), Чаллыда (1974) уздырыла.
Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Казандагы А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Казан университеты тарихы музеенда, Әлмәт шәһәрендәге Картиналар галереясында, Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музей-комплексында саклана.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Яхлиель Б. Симбирин Ефим Александрович. Казань, 1975.
Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1984.
Автор – М.С.Ильина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.