Биографиясе

1963 елның 1 мартында Әлмәт шәһәрендә туган.

Чуаш педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый (1986). 1988 елдан Чаллы шәһәрендә: педагогика институтында укыта.

1989 елда «Идегәй» фирмасына нигез сала һәм 1991 елга кадәр интерьерлар һәм мөселман кабер ташларын бизәү белән шөгыльләнә.

1995–2002 елларда 2 нче сәнгать мәктәбендә эшли.

2005 елдан Казанда. 2007 елдан Казан архитектура-төзелеш университеты укытучысы.

Иҗаты

Мозаика, витраж, дивар бизәге һәм агачка, гипска уеп бизәк төшерү техникаларында татар мәчетләре интерьерларының декоратив-сәнгать бизәлеше авторы. Мөселман мәдәнияте традицияләрендә эшли, татар бизәлеш һәм хаттатчылык сәнгатен үстерә. 1990 елда Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылып кайтуы Р.Н.Сәлахетдиновның иҗат юнәлешенә хәлиткеч йогынты ясый.

Чаллы (1992 елдан), Сургут (2001–2008) шәһәрләрендә төзелүче җамигъ мәчетләренең интерьерлары һәм экстерьерлары авторы һәм бизәүчесе, Казандагы Колшәриф мәчетен бизәүдә (2000–2005), Мәрҗани мәчете (2005), Әстерхан, Актүбә шәһәрләрендәге җамигъ мәчетләре (икесе дә – 2008), Башкортстанның Эстәрлетамак районы Кантюковка авылы мәчете (2008), Чистайдагы «Әнәс» мәчете интерьерларын реконструкцияләүдә катнаша.

Гарәп язуын камил белә, шәмаилләр, тугралар иҗат итә.

Күргәзмәләре

Р.Н.Сәлахетдинов әсәрләре образ һәм текстның гармонияле синтезы, темалар, техник башкарулар (нәкышь, бронза, лак кулланылган графика) һәм кулланылган материалларның төрлелеге (киндер, картон, кәгазь, пыяла, агач, гипс) белән аерылалар, бу аеруча «Тәүбә мәчете» (1995), «Болгар шәһәренә багышлау» (1966), «Икенде намазы» (1998, 2005), «Нух пәйгамбәр (с.г.в.)», «Гайсәгә багышлау», «Мөхәммәд Пәйгамбәргә багышлау» (барысы да – 2005) һ.б. шәмаилләрдә ачык чагыла. Пейзаж һәм натюрморт жанрларында нәкышь әсәрләре авторы.

Халыкара – «Идел-Урал» (Истанбул шәһәре, Төркия, 1998); төбәк – «Зур Идел» (2000); «Идел буенда Ислам» (Казан, 2002), «Татар шәмаиле: сүз һәм образ» (Мәскәү, 2009) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Чаллы, Лениногорск (1998, Н.Исмәгыйлев белән бергә), Казан (1999, 2000, 2013) шәһәрләрендә уздырыла.

Әсәрләре Татарстан Республикасы Милли музеенда, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Чаллы картиналар галереясында, «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгының Ислам мәдәнияте музеенда, «Туран» милли мәдәният үзәге фондында, Россия, Төркия, АКШтагы тупланмаларда саклана.

Әдәбият

Гайнетдинова Ф. Аятьләрдән – галәмнәр // Аргамак. 1998. № 7.

Полякова Л. Шамаили Ришата Саляхутдинова // Аргамак. 1998. № 2.

Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле. Казань, 2003.

Автор – Р.И.Шәмсутов