Биографиясе

1913 елның 3 (16) декабре, Уфа губернасы, Уфа өязе Кырмыскалы авылы – 1991 елның 3 мае, Казан.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1941).

1942 елдан Татарстан сәнгать фондында (1953 елга кадәр – «Татхудожник») эшли. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1942).

Рахманкулова Г.Г. Татар өе. 1974 елга кадәр

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Рахманкулова Г.Г. Каз караучылар. 1978

"Кырлай кешеләре" сериясе. Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Беренче татар хатын-кыз рәссамнарыннан. Күп кенә станлы нәкышь жанрларында актив эшли: портрет («Әни портреты», 1946; «ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкая Алтынчәч ролендә», 1947), көнкүреш («Яшь натуралистлар», 1950; «Студентлар», 1952), пейзаж («Ташу», 1953; «Ленин бакчасында», 1954; «Шәһәрдә яз», 1954), натюрморт («Пионнар», 1955).

Әйдәп баручы акварель остасы. 1976 елга кадәр хезмәтләре бөтенсоюз акварель күргәзмәләренә куелган бердәнбер татар рәссамы була (1972, 1975). Төп әсәрләре: «Алмагачлар чәчәк ата», «Көз», «Кечкенә ишегалды», «Шат күңелле хатын», «Казанның яңа районы» (1957–1960).

Европа буйлап сәяхәт иткәннән соң, Греция, Төркия, Италия, Франция, Англия, Дания, Урта диңгез, Атлантик океан күренешләре кергән зур цикл акварель рәсемнәр иҗат итә. Соңрак, Идел һәм Төньяк Кавказ буйлап сәяхәтенә бәйле, шәхси үзенчәлекләре, төсләр тулылыгын ачу сәләте, дөньяны күрә белү киңлеге ачылган цикллары барлыкка килә.

1960–1970 елларда Казан образы аның иҗатында үзәк урыннарның берсен алып тора: тарихи һәйкәлләр һәм яңа кварталлар, зур шәһәрнең кайнап торган тормышы гәүдәләнә («Казан Кремленең Спас манарасы», 1967; «Аргы Кабан», 1968; «Балалар дөньясы», 1974).

1980 елларда Г.Рахманкулова Татар академия театры артистларының портретлары сериясен иҗат итә («РСФСРның халык артисткасы В.Минкина Т.Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» пьесасы буенча куелган спектакльдә М.Җәлилнең әнисе ролендә»; «РСФСРның халык артисты Венера Шәрипова» һәм башкалар).

Рахманкулова Г.Г. Казан Кремле. 1985

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Рахманкулова Г.Г. Бауман урамы. 1968

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1944 елдан) һәм төбәк (6 автономияле республика рәссамнарының хезмәтләре күргәзмәсе, Казан, 1947; Идел буе, Әстерхан рәссамнарының өлкә күргәзмәсе, 1956; «Зур Идел», 1967–1991), бөтенроссия «РСФСРдагы автономияле республикалар рәссамнары», Мәскәү, 1971) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда уздырыла (1963, 1969, 1974, 1981, 1988, 1993, 1997, 2003).

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Әлмәттәге картиналар галереясында саклана.

Рахманкулова Г.Г. Кырлайда көз. 1979 г

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Рахманкулова Г.Г. Ленин бакчасы. 1984

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Изобразительное искусство Советского Татарстана. Казань, 1957.

Выставка акварельных работ художника Гайши Абдрахмановны Рахманкуловой: каталог. Казань, 1964.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.