Биографиясе

1937 елның 16 июне, Кырым өлкәсенең Симферополь районы Ангара бистәсе — 2008 елның 2 апреле, Казан.

Ленинград университетында тарих факультетының сәнгать белгечлеге бүлеген тәмамлый (1959).

1959 елдан ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, 1992–2006 елларда рус сәнгате бүлеге мөдире, 2007–2008 елларда сәнгать белгече-методист.

1968 елдан — Бөтенроссия тарих һәм мәдәният ядкәрләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге сәркәтибе, 1989–1992 елларда рәис урынбасары.

Б.Урманче, К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова һ.б. Казан рәссамнарының иҗаты, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның рус нәкыше тупланмасы турындагы хезмәтләр, хәзерге заман сәнгате, Казандагы скульптур һәм мемориаль һәйкәлләр мәсьәләләрен үзәктә тоткан мәкаләләр авторы.

ТР Мәдәният министрлыгының Б.Урманче исемендәге бүләге лауреаты (2007).

Хезмәтләре

Моя Казань. К., 1984 (автордаш); Баки Урманче. К., 1994;

Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан, Казань. М., 2002;

Баки Урманче (1897–1990). СПб., 2005.

Әдәбият

Лобашёва И.Ф. Верный рыцарь искусства // Казань. 2007. № 8.

Автор — Е.П.Ключевская