- РУС
- ТАТ
график, педагог, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1976)
1938 елның 3 феврале, Кострома өлкәсе Кологрив шәһәре –1999 елның 4 июне, Зеленодольск шәһәре.
Казан сынлы сәнгать училищесен (1950, П.Т.Сперанский шәкерте) һәм И.Яковлев исемендәге Чуаш педагогика институтын (1970) тәмамлый.
Зеленодольск шәһәрендә балалар сынлы сәнгать мәктәбен оештыручыларның берсе, шунда укыта (1954–1997), бер үк вакытта директор булып эшли (1958–1988).
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992).
1950–1990 елларда Зеленодольск шәһәрендә сынлы сәнгать үсешенә, рәссам-педагоглар коллективын туплауга зур өлеш кертә.
Шәкертләре арасында В.Новиков, А.Крымов, Е.Миронов, А.Лопаткин, Д.Барышева бар.
Үз иҗатында үзенчәлекле һәм басма графикага – карандаш белән язу, гуашь, офорт, акватинт, коры энәгә мөрәҗәгать итә, пейзаж һәм натюрморт жанрларында эшли.
Р.Ф.Галиуллин әсәрләренә ихласлык һәм күптөрле чалымнарны, детальләрне чагылдыру аркылы чынбарлыкны яңа яктан күрсәтү хас.
«Соңгы букет» (гуашь, 1968) әсәре, «Беренче кар», «Зур су» (икесе дә – 1989), «Февраль кары. Кызылтүшләр» (1990) офортлары һәм башка шундый сыйфатларга ия.
Республика (1958 елдан), төбәкара «Зур Идел» (1980, 1985, 1991) күргәзмәләрендә, Мәскәүдә (1980) һәм Башкортстанда (1988) уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре күргәзмәләрендә, Мәскәүдә 15 автономияле республика сәнгате күргәзмәсендә (1990) катнаша.
Әсәрләре Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Зеленодольск һәм Лениногорск картиналар галереяларында саклана.
Автор – М.Е.Ильина.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.