Биографиясе

1874 елның 8 августы, Харьков губернасы Кутянск шәһәре – 1951 елның 5 апреле, Сочи шәһәре.

Мәскәүдәге сынлы сәнгать, скульптура һәм төзелеш училищесенең С.М.Волнухин остаханәсен (1901 ел) һәм Сәнгать Академиясе югары сәнгать училищесенең В.А.Бикләмишев остаханәсен, бер үк вакытта Сәнгать Академиясе каршындагы урта уку йортларында эшләргә хокуклы таныклык бирүче педагогик курсларны тәмамлый.

Казан сәнгать мәктәбендә скульптура бүлеген оештыручы һәм аның беренче укытучысы (1904–1908 еллар), мәктәпкә үзенең «Җиңелгән титан» исемле диплом эшен бүләк итә.

Аның шәкертләре арасында сынчылар О.А.Арбузова-Витман, Я.С.Кац һәм башкалар бар.

Соңрак Мәскәүдә, Жиздрада (Калуга губернасы), Сочи һәм Сухумида яши һәм эшли.

Сочидагы «Художник» иҗат студиясендә укыта (1948–1951 еллар). «Синоп» (Сухуми), «Ривьера» (Сочи) санаторий парклары өчен монументаль-декоратив һәм бакча-парк сыннарын эшли.

1895 елдан төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә катнаша.

Әдәбият

Художники народов СССР: Биобиблиогр. словарь. М., 1976. Т. 3;

Ключевская Е. Из истории скульптурного отделения Казанской художественной школы // Вопр. худож. образования. Л., 1985. Вып. 39.