Тасвирламасы

Үз эченә басма яки кулъязма текстны, графика элементларын: иллюстрацияләр, виньеткалар, китапның башы-ахырына бизәкләр урнаштыру; бизәүле баш хәреф һәм орнаментлы кысалар кую һ.б.; тышлыклар, супертышлыклар, титул битен һәм титул бите алдын әзерләү, китап төпләүне үз эченә ала. Китап графикасы эчтәлеккә буйсына, басманың, әсәрнең әдәби эчтәлегенә тәңгәл килгән образлар һәм сюжетларга бәйле. Китап графикасындагы өлкәләрнең берсе — китап басу барлыкка килгәнче гамәлдә булган борынгы кулъязма китаплардагы миниатюра. Ул кулдан башкарылган һәм күптөрле график рәсемнәр (акварель, тушь, җилемле буяулар, табаклы алтын һ.б.) һәм декоратив бизәлеш элементлары (инициаллар, китап бите башындагы бизәк) белән тулыландырылган. Китап басу эше алга киткән саен, китап графикасы китапны яңача бизәү ысуллары: ксилография (XV йөздән), офорт һәм уеп ясалган гравюра (XVII йөздән), литография (XIX йөздән) белән тыгыз бәйләнешкә керә барган. Бизәлеш чараларының даими нигезгә салынуына ак белән кара төсләрнең үзара бәйләнеше сәбәп була. XIX йөзнең 2 нче яртысыннан китап графикасында күпләп бастыруның фотомеханик ысуллары кулланыла башлый. Ул темасы белән басылучы текстларга бәйләнгән һәм полиграфия үзенчәлекләренә буйсынган газета-журнал графикасына якын тора.

Татар китап графикасы

Татар китап графикасының безгә билгеле иң әүвәлге үрнәкләре — кулъязма китаплар, ярлыклар, борынгы кулъязмалар — Казан ханлыгы чорына нисбәтле (XV–XVI йөзләр). Ләкин соңгырак чор күчермәләрендә аларның X–XII йөзләргә караган борынгырак прототиплары булуы турында мәгълүмат бар. Алтын Урда чорыннан безнең көннәргә килеп җиткән ярлыклардагы, кулъязмалардагы мөһерләр, нишаннар — басма графиканың беренче үрнәкләре. Нишан үзе култамгадан (хакимият формуласы) һәм идеограммадан (нәсел тамгасы) торган бизәкле-каллиграфик миниатюраны тәшкил итә. Асылда, ул — агачтан уеп ясалган (агачының төре билгеле түгел) кабарынкы гравюраны хәтерләткән төсле мөһер (төс документның әһәмиятенә бәйле). Татар мәдәниятендә кулъязма китап сәнгате традициясе киң таралу ала, борынгыдан килә һәм ныклы нигезгә корылган була (к. Хаттатчылык). Анда каллиграфиягә өстенлек бирелә, катлаулы композицияле һәм ритмик структуралы текстның өлешләрен аерып күрсәтү өчен колористик (төрле төстәге буяулар куллану), график (төрле стильдәге һәм зурлыктагы язу рәвешен куллану) ысуллардан файдалану күздә тотыла. Кулъязмаларны үсемлек элементлары төшерелгән кысалар, китап бите башындагы һәр бит саен кабатлана торган сурәт — унваннар бизи. Кулъязма сәнгатенең әһәмияте XIX йөз башында татарларда китап басу эше киң таралганнан соң да саклана, аны, мәсәлән, татар һәм шәрекъ авторларының кулъязма китапларын бизәгән күренекле татар каллиграф-хаттаты М.Мәхмүдов иҗатында күрергә була.

Татар басма китабы

Татар басма китабы туу 1800 елда Казанда Азия басмаханәсе барлыкка килүгә (1829 елга кадәр эшли) бәйле. Басма китап бизәлешендә аңлы рәвештә борынгы кулъязмаларга йөз тотыла. Нәфис һәм бормалы гарәп язуына акцидент (сирәк кенә — литографик) ысул белән башкарылган орнаментлы кысалар, китап бите башына куелган үсемлек сурәтләре һәм геом. бизәкләр өстәлә. XVI йөзнең 2 нче яртысы — XVII йөзнең 1 нче чирегендә Казанда кириллица шрифты белән «Аноним басмаханә» эшли. Кайбер тикшеренүчеләр «Казан изге Мәрьям Ана иконасына гыйбадәт кылу» («Служба Казанской иконе Божией Матери», 1570 еллар) китабын беренче Казан басма китабы дип саныйлар. Сәнгатьчә бизәлгән беренче китаплар — университет (1809), соңрак Казандагы шәхси рус һәм татар басмаханәләрендә басыла. Аларда, башлыча, Казан төбәге тарихына багышланган фәнни-популяр һәм матур әдәбият басмаларын бизәү өчен башкала басмаханәләреннән алынган җыелма бизәкләр, шулай ук җирле рәссамнар башкаруындагы (Н.Н.Кафтанников, А.В.Котельников, Л.И.Шевиц, Ткачук, П.Ф.Табуре) иллюстрацияләр кулланыла. Рәсемнәрне басма формага күчергәндә офорт файдаланыла. Бизәлешле беренче татар басмаларыннан Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен (1839), төзүчесе, мөхәррире һәм еш кына мәкаләләрне бизәүчесе К.Насыйри булган, аның башлангычында нәшер ителгән өстәл календарьларын (1871–1897) күрсәтергә мөмкин. XIX–XX йөзләр арасында сәнгатьчә бизәлгән татар китаплары Казан, Петербург, Оренбург, Әстерхан, Уфа һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге басмаханәләрдә шактый күп басыла.

Китапларның сәнгатьчә бизәлеше үсешендә Харитонов И.Н. басмаханәсенең әһәмияте зур була. Анда эшләү өчен татар хәрефләренең нәфис рәсемнәрен әзерләгән Г.Камал чакырыла. Типографиядә шулай ук хәрефләренең җентекләп эшкәртелүе һәм нәфислеге белән аерылып торган хәреф кисүче-гравёр И.И.Юзиев эшли. Бу исә китапларның титул битләрен һәм текстларын тагын да төрлерәк итеп бизәргә мөмкинлек бирә.

Әгәр татар басма китап графикасы баштарак шрифтлар һәм орнаментларның үзара ярышуына нигезләнсә, XIX йөз ахырыннан исә, башлыча, үзешчән рәссамнар башкаруында, сюжетлы иллюстрацияләр барлыкка килә; еш кына рус һәм чит ил басмаларындагы әзер клишеләр файдаланыла. Татарлар арасында сынлы сәнгатьне пропагандалауда Г.Тукай зур роль уйный. Аның тырышлыгы белән «Юаныч» дигән гомуми исемдә балалар өчен беренче рәсемле китапчыклар чыга башлый. Аларга рәсемнәрне Тукайның шәхси катнашында литография осталары әзерли. Татар китап сәнгатенең эре үзәге — «Милләт» басмаханәсендә М.Идриси рәсемнәре буенча китаплар өчен китап бите башы (заставка), ахыры (концовка) һәм виньеткалар файдаланыла. Татар китапларын бизәүдә рус рәссамнары да катнаша.

Күренекле вәкилләре

Китап эстетикасын сәнгать ансамбле буларак пропагандалауда нашир һәм рәссам А.Ф.Мантель мөһим роль уйный. В.В.Вараксин типохромолитографиясендә аның тарафыннан «Сәнгать дөньясы» берләшмәсе рәссамнары А.Н.Бенуа, И.Я.Билибин, Д.Н.Кардовский, Е.Е. Лансере, К.А.Сомов һ.б.ның репродукцияләре белән бизәлгән күп кенә китаплар әзерләнә. Казандагы «Җайдак» («Всадник») графика берләшмәсе рәссамнары иҗаты йогынтысында китапка авторның оригиналь гравюрасын урнаштыру башланып китә (И.Н.Плещинский, К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова һ.б.). 1920 еллар башында Казан нәшриятлары (Госиздат, «Шагыйрьләр витринасы») линогравюра һәм литография техникасында бизәлгән тышлыклар белән әдәби һәм башка әсәрләр бастырып чыгаралар. Алар китап графикасы сәнгатендәге авангард агымнарны чагылдыралар, мәсәлән, П.М.Дульскийның «Казан төзелеш сәнгатендә классицизм» («Классицизм в казанском зодчестве», 1920); П.А.Радимовның «Авыл» («Деревня», 1922); З.Гыйффәтнең «Зөһрә Йолдыз» (1922) һ.б.

Республиканың китап графикасы үсешендәге яңа күтәрелеш 1920 еллар уртасы — 1930 еллар башында Казан сәнгать-техника институтында (соңрак — техникум), А.В.Луначарский исемендәге полиграфия мәктәбендә милли профессиональ сәнгать кадрларын әзерләү белән бәйле була. Китап бизәү принципларында ике: конструктивизм һәм жанрга карап иллюстрацияләү юнәлешләре барлыкка килә. Икесе дә беренче чиратта китап тышлыкларын бизәүгә кагыла. Иң отышлы сюжет-образ чишелешләрен А.Н.Коробкова («Азат хатын» журналы; гуашь, 1926), Ш.Н.Мөхәммәтҗанов (Б.Доминовның «Рәсем ясарга өйрән» китабы; гуашь, 1929) һ.б. тәкъдим итә. Алар ачык чагылышлы рәсемнәрнең гарәп шрифты борылмалары белән оста кушылуына ирешәләр. Конструктивизм концепциясенең күренекле вәкиле Ф.Ш.Таһиров гарәп графикасындагы китап бизәү традицияләрен заманча сәнгать чаралары белән табигый берләштерә, аерым алганда, Ә.Мәҗитовның «Авыл клублары өчен җыентык», Г.Кутуйның «Көннәр йөгергәндә» (икесе дә — 1925) китаплары тышлыкларын бизәгәндә фотомонтаждан оста файдалана.

Полиграфия өлкәсендә акциденция, җирлекне төсле яки кара итү (выворот), битләрне бизәгәндә билгеле бер ритм саклау кебек җыю ысулларын киң куллану Татарстанда чыгучы китаплар һәм журналларга заманча динамик төс-кыяфәт бирә.

1930 еллар уртасында китап графикасында, сәнгатьнең башка төрләрендәге кебек, социалистик реализм алымы урын ала. Китап бизәүдә сөйләп бирү башлангычы, образларны сурәтләүдә сынлы сәнгать чаралары өстенлек итә. Бу — әйдәп баручы китап графигы Б.М.Әлминов иҗатында, аның Г.Тукай шигырьләренә ясаган иллюстрацияләр сериясендә аеруча ачык чагыла (тушь, каләм, 1937–1939; кара акварель, 1944–1946) һ.б. 1950 елларда реалистик иллюстрацияләр традицияләрен Х.Г.Якупов («Хәзинә», Г.Ахунов) һәм Л.Г.Фәттахов («Кара йөзләр», М.Гафури, «Татар халык әкиятләре») үстерә. 1950 еллар ахыры — 1960 еллар башы китап графикасында яшь рәссамнар плеядасы — илнең әйдәп баручы сәнгать институтларын тәмамлаган В.В.Карамышев, И.К.Колмогорцева, Ю.Б.Лысогорский, Р.Г.Төхвәтуллин, Т.Г.Хаҗиәхмәтов, И.Л.Язынин һ.б. эшли. Аларның иҗаты ХХ йөзнең 2 нче яртысында республикада китап сәнгате үсешен билгели. Китап ансам­бленең бербөтенлеккә кайтуын, китап графикасы сәнгате теленең яссы сурәт һәм сурәтнең хәрәкәтчән ритмикасы аша тоемланучы яңаруын алар тәэмин итә, аларда шулай ук лино­гравюра белән кызыксыну туа: И.К.Колмогорцева «Гөлчәчәк» татар халык әкиятен (төсле линогравюра), И.Л.Язынин М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабын (линогравюра, 1962) бизи һ.б.

1970–1980 елларда Татарстанның китап графикасында яңа буын рәссамнар: Н.У.Әлмиев, Ю.М.Каспина-Вургафт, Г.Е.Трифонов, А.Р.Туманов, А.М.Үтәгәнов һ.б. эшли башлый. Бу чорда әдәби әсәрләрне бизәүдә рәссам интерпретациясе, аның китапка карата булган шәхси мөнәсәбәте һәм хисси кичерешләре өстенлек ала. Офорт һәм ксилография киң тарала: Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасына (офорт, 1981) һәм С.Власованың «Бәллүр шәһәр» китабына (ксилография, 1977) Н.У.Әлмиев иллюстрацияләре; Г.Г.Маркесның «Йөз еллык ялгызлык» китабына (офорт, 1987) Г.Л.Эйдинов иллюстрациясе һ.б.

Полиграфиянең гаять зур мөмкинлекләренә, сәнгатьтә шартлы гадиләштерү тенденциясенең киңәюенә һәм тәэсир итү көчен гадәттән тыш арттыру мөмкинлеге бирүче компьютер технологияләре кулланылуга карамастан, XX йөз ахыры — XXI йөз башында китап графикасында оригиналь рәсем саклана, һәм автор техникасы диапозоны киңәя. Китап графикасында өлкән һәм урта буын рәссамнар белән бергә (Л.С.Золондинова, Д.Н.Җәләлетдинова, З.В.Мөхәммәтҗанова, А.А.Тимергалина, Ф.Ш.Хәсьянова, Т.Г.Хаҗиәхмәтов, Р.Г.Шәмсетдинов, Г.Л.Эйдинов) яшь осталар да актив эшли (Б.А.Гыйльванов, Е.А.Дербилова, А.М.Кузнецов, Р.З.Мөхәммәтдинов, И.И.Нәфиев, М.А.Покалёв, Н.Т.Хаҗиәхмәтов, И.Нурмыев һ.б.).

Әдәбият

Дульский П.М. Книга и её художественная внешность (в связи с Казанским книгопечатанием). К., 1921;

Дульский П.М. Оформление татарской книги за революционный период. К., 1930;

Корнилов П.Е. Художественные издания Казани за 10 лет: 1917–1927 гг. К., 1930;

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги: От начала возникновения до 60-х годов XIX века. К., 1971;

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: Живопись. Скульптура. Графика. М., 1978;

Ключевская Е.П. У истоков казанской графики // Художник. 1986. № 6.

Автор — О.Л.Улемнова