Монументаль бизәлеш сәнгатен, гамәли бизәлеш сәнгатен (халык нәфис кәсепчелеген кертеп), бизәү сәнгатен (бәйрәмнәр, күргәзмә һәм музей экспозицияләре, витриналар һәм башкаларның сәнгатьле бизәлеше) берләштерә; сәнгати сәнәгать һәм дизайн белән бәйләнештә; авыл осталары, шәһәр һөнәрчеләре һәм профессор рәссамнар иҗатын колачлый.

Бизәлеш сәнгате әсәрләре ансамбльнең бер өлеше буларак иҗат ителә, аларда сәнгатьнең берничә төре синтезлана.

Татар халкында бизәлеш сәнгатенең тарихи тамырлары Евразиянең далалы һәм урман-далалы җирләрендә яшәгән кабиләләр мәдәниятенә, IV–V йөзләр чигендәге һуннарның сәнгать истәлекләренә (корал һәм ат дирбиясе, зәргәрчелек эшләнмәләре үрнәкләре: алтын йөгертелгән әйберләр, кызыл һәм башка төстәге пыяла кашлы бизәмәләр), VI–VII йөзләрдәге Көнчыгыш һәм Көнбатыш төрки каганлыкларына (корал, көнкүреш кирәк-яраклары, бизәмәләр һәм монументаль сыннар), Бөек Болгарга (Перещепин – Кубрат хан хәзинәсе һәм Сент-Миклош хәзинәләрендәге алтын һәм көмеш эшләнмәләр һ.б.), Хәзәр каганлыгына (ташны, сөякне уеп эшләнгән әйберләр, металлны нәфис эшкәртү һәм керәч сәнгате әйберләре) барып тоташа.

Бизәлеш сәнгатенең урта гасырлардагы үсеше әүвәлге болгарлар (VIII–X йөзләр), Идел буе Болгар дәүләте (X йөз – XIII йөз башы), Алтын Урда (XIII–XIV йөзләр), Алтын Урдадан соңгы татар ханлыклары (XV–XVI йөз уртасы) дәверләренә бүлеп өйрәнелә.

Болгар савытлары. VI–VII йөзләр

Алтын; чүкеп бизәк ясау, уеплау. Сент-Миклош хәзинәсе (Венгрия). Татарстан Милли музее

VIII–X йөзләрдә бизәлеш сәнгате

Олы Тархан каберлегендә, Танкеевка каберлегендә табылган археологик әйберләрдә, нәфис керәч эшләнмәләрдә, бизәмәләрдә, металлдан ясалган көнкүреш кирәк-яракларында чагылыш таба; Салтау-Маяк культурасының Урта Идел вариантында үсеш ала.

Ялтыравык йөгертелгән чынаяк кирпеч. XIII–XIV йөзләр

Фрагмент. Майолика. Татарстан Милли музее

Монголларга кадәрге дәвер (X йөз – XIII йөз башы) һәм Алтын Урда дәвере (XIII–XIV йөзләр) бизәлеш сәнгате

Монголларга кадәрге дәвер һәм Алтын Урда дәвере бизәлеш сәнгате, авыл һәм шәһәр нәфис кәсепчелегенең бер тармагы буларак, ислам сәнгатенең стиль принциплары йогынтысында үсеш ала. Аеруча монументаль архитектура биналарын бизәү (ташка һәм гипска уеп кисү, майоликалы һәм мозаикалы тышламалар һәм башкалар), гамәли бизәлеш сәнгате әсәрләре иҗат итү (керәч, торевтика, зәргәрчелек сәнгате, сөяккә уеп кисү) белән бәйләнгән төрләрдә югары үсешкә ирешә.

Бу чор бизәлеш сәнгате әсәрләре арасыннан дөньякүләм билгеле үрнәкләр сакланып калган (Болгар шәһәрендәге архитектура истәлекләре, үрдәк фигуралы болгар чигә асылмалары, Алтын Урдада эшләнгән «Мономах бүреге» һ.б.).

Чигә алкалары. XII йөз

Алтын, бакыр, чүкү, үрү, җепкыр, бөртекләү. Идел буе Болгар дәүләте. Мәрҗани фонды

Кабер ташының бер өлеше. XIII–XIV йөзләр

Таш, уеп бизәк ясау. Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы

Алтын Урдадан соңгы татар ханлыкларының (XV–XVI йөз уртасы) бизәлеш сәнгате

Болгар дәүләте һәм Алтын Урда дәверләре бизәлеш сәнгате стиле үзенчәлекләре Казан һәм башка татар ханлыклары сәнгатендә дәвамлы рәвештә үсә. Шәһәр дөньяви мәдәниятенең һәм Шәрекъ бароккосы дип аталган стильне чагылдыручы шәһәр һөнәрчелеге традицияләре хакында монументаль архитектура бизәгенең сакланып калган фрагментларына (уеп бизәкләнгән таш детальләр, алебастр плитәләр), уеп язылган кабер ташлары һәм Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында сакланган Казан бүреге, алтын җепкыр каптырмалар кебек зәргәрчелек сәнгатенең уникаль үрнәкләренә карап фикер йөртергә мөмкин.

XVI йөзнең 2 нче яртысыннан, Казан һәм Әстерхан ханлыклары яулап алынып, Рус дәүләтенә кушылганнан соң, татар бизәлеш сәнгате фәкать халык иҗаты формаларында гына яшәп кала, чөнки шәһәрләрдәге һөнәрчелек үзәкләре таркала, бизәлеш сәнгате әсәрләрен кулланучы һәм үстерүче югары катлау юкка чыга. Бизәлеш сәнгатенең монументаль архитектура белән бәйләнгән төрләре, нәфис керәч (татарларның чүлмәк балчыгы чыга торган урыннардан куылуы сәбәпле), кыздырып металл эшкәртү (рәсми рәвештә тыела) һәм, гомумән, югары зәвыклы элитар эшләнмәләр җитештерү кебек кәсепләр үсеше туктала. Бизәлеш сәнгатенең зур үсеш алган традицияләре шәһәр сыман борынгы татар үзәкләрендә (Арча, Саба, Җөри) һәм алар тирәсендәге авылларда яшәп кала.

Рус бизәлеш сәнгате хәзерге Татарстан җирләренә XVI йөз урталарында үтеп керә; ташка һәм агачка архитектура бизәге ую, дивар нәкыше, әвәләп һәм чынаяк кирпечтән ясалган бизәк (Казандагы һәм Зөядәге православие гыйбадәтханәләре, гражданлык биналары), чиркәү әйберләрен укалап чигү, көнкүрештә кулланылган керәч әйберләр (савыт-саба, кикрикле кош башы рәвешендәге борынлы комганнар һ.б.), металлны нәфис эшкәртү (көмеш һәм бакыр кою, чәкәнләү, уемлау) һәм зәркән сәнгате (каралту, җепкыр, финифть) үсеш ала.

Коръән савыты. XVI йөз

Көмеш, уеплау, алтын йөгертү. Казан ханлыгы. Мәрҗани фонды

Казанда Әҗем мәчете манарасы. XIX йөз

Фрагмент. Ташны уеп бизәк ясау, коелма металлда чүкеп ясау

XVIII йөз башы бизәлеш сәнгате

XVIII йөз башыннан бизәлеш сәнгате гомумрус мәдәниятенең тарихи стильләр (барокко, классицизм, ампир, модерн, экликтика) һәм җирле провинциаль үзенчәлекләр белән этапларын кичерә. Ташка уелган рельефлы һәм алебастрдан әвәләп ясалган бизәк, күпертмә бизәк, нәкышь, бина фасадларындагы агачка уелган бизәкләр, иконостасларны алтынлау, тәрәзә һәм ялтыравык йөгертелгән керәчтән мич тышлыклары һәм башка (Казан, Алабуга, Чистай, Спас, Зөя шәһәрләрендәге һәм Казан губернасының башка өяз үзәкләрендәге чиркәүләр һәм гражданлык корылмалары) монументаль бизәлеш төрләре – моның ачык мисалы.

Гамәли бизәлеш төрләреннән нәфис савыт-саба, мичләр һәм идән тышлаулары ясауда керәч һөнәрчелеге (Кокшан керәч заводы), «кустар» нәфис кәсепчелек (Чабакса тимерчеләре, Балык Бистәсе зәркәнчеләре, Питрәч чүлмәкчеләре), шулай ук рус халык сәнгатенең тегү, чигү, туку, агачны уеп кисү һәм бизәкләү кебек төрләре үсеш ала.

Авыл өенең фронтон уемы. 1960 еллар

Агач, кисеп беркетү. Татарстанның Әтнә районы Олы Әтнә авылы

Авыл өенең эчке күренеше. XIX йөз ахыры – XX йөз башы

Реконструкция. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы музее

XVIII йөз урталарыннан XIX йөз урталарына кадәр татар бизәлеш сәнгате

Татар бизәлеш сәнгате тарихында XVIII йөз урталарыннан XIX йөз урталарына кадәрге чор чәчәк ату дәвере буларак билгеләнә. Әлеге чорда бизәлеш сәнгате феодализм дәвере казанышларын саклаган авыл шартларында үскән халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрнең үзара йогынты ясау шартларында үсә, бу исә классик формаларның барлыкка килүе өчен җирлек бирә. Бизәлеш сәнгате әсәрләре матди-нәфис кәсепчелекнең барлык тармакларында да иҗат ителә, нәтиҗәдә мәдәнияттә милләткүләм традицияләр формалашуга этәргеч туа.

XVIII йөз урталарыннан XIX йөз урталарына кадәрге чорда милли татар киемнәре, татар өйләренең эчке һәм тышкы бизәлеше, бизәлеш сәнгате әсәрләренең милли бизәкләр һәм төсләр кануннары формалаша. Каюлы күн, зәргәрчелек, укалап һәм элмәкләп чигү, туку, хаттатчылык кебек сәнгать төрләрендә татар осталарына хас ысуллар үсеш ала. Бизәлеш сәнгатенең классик формалары Идел буе һәм Урал төбәге татарларының шәһәр мәдәнияте нигезендә барлыкка килә. Казан һәм Казан артының һөнәрчелек алга киткән, нәфис кәсепчелек ширкәтләре булган борынгы авыллары бизәлеш сәнгате үзәкләренә әверелә. Бу исә татар халкының барлык этник төркемнәренең (Идел буе, Урал төбәге һәм Көнбатыш Себер), шул исәптән башкортларның һәм беркадәр күләмдә казакъларның ихтыяҗларына җавап бирүче эшләнмәләрне күпләп җитештерү мөмкинлеген ача.

XVIII йөзнең икенче яртысыннан татарлар яшәгән урыннарда шәһәр нәфис һөнәрчелеге яңарыш кичерә.

XIX йөз урталарыннан бизәлеш сәнгатенең авыл һәм шәһәр өе кәсепчелеге рәвешендә яшәп килгән аерым төрләре нәфис һөнәрчелек дәрәҗәсенә күтәрелә. Аларга каюлы күн һәм бизәкле киез итекләре, ирләр һәм хатын-кызлар өчен укалап чиккән баш һәм аяк киемнәре, киез һәм тукылган келәмнәр җитештерү керә.

Бизәлеш сәнгатенең традицион төрләре татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә (Идел буенда һәм Урал алды төбәгендә, Көнбатыш Себердә һәм Кырымда) киң тарала. Зәркән бизәмәләр, чигелгән бизәкләр, тукыма әйберләр, бакырдан һәм җиздән ясалган эшләнмәләр, шәмаилләр һәм башка гаммәви һөнәрчелек продукциясе рәвешендә җитештерелә. Әлеге эшләнмәләргә күпмилләтле төбәктә һәм ерак җирләрдә – Казакъстан, Урта Азия, Себердә ихтыяҗ зур булганлыктан, аларны җитештерү күп кенә авылларда халык өчен әһәмиятле кәсепчелеккә әверелә.

Хәситә. XVIII гасыр

Тукыма, көмеш, алтын йөгертү, асылташ, тәңкә

Казан татарларының аксяк хатын-кызлары киеме. XIX йөзнең икенче яртысы

Татарстан Милли музее

Мотаһир Яхъя. Таҗсыман шәмаил. XX йөз башы

Пыяла, майлы буяу, фольга. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

XIX йөзнең икенче  яртысы  XX йөз башы бизәлеш сәнгате

XIX йөзнең икенче яртысыннан XX йөз башларына кадәр гомуммилли бизәлеш сәнгате әйберләренең күпләп җитештерелүе бердәй кабатланган формаларны барлыкка китерә. Бизәлеш сәнгатенең сәнгати-эстетик системасы формалашуда ислам сәнгате принциплары, рус һәм Европа сәнгатенең классицизм, барокко, ампир стильләре мөһим роль уйный (таш һәм агач биналар бизәүдә, зәргәрчелек сәнгатендә, өс киеме тегүдә, келәм тукуда һәм башкалар).

XIX йөз ахыры – XX йөз башы бизәлеш сәнгатенә капиталистик сәнәгать үсеше, традицион дини һәм милли мәдәниятнең Европача модернизацияләнүе тәэсир итә.

Ике яклы процесс бара: бер яктан, һөнәрче хезмәтенең унификацияләнүе нәтиҗәсендә эшләнмәләрнең формалары гадиләшсә, икенче яктан, Европа модаларының үтеп керүе традицияләрнең гаммәвиләшү юнәлешендә үзгәрүенә китерә. Бу исә бизәлеш сәнгатенең күп кенә төрләре, башлыча, традицион интерьер һәм өс киемнәренең искергән формалары юкка чыгуга сәбәп була. Шул ук вакытта рәссамның индивидуаль иҗатына нигезләнгән профессор сәнгатьнең мәдәнияттә мөстәкыйль бер төр булып формалашуы өчен алшартлар туа. Европаның модерн һәм эклектика кебек стильләре үсеш ала (мәчетләр һәм байлар йортлары бизәлешендә, күн каю сәнгатендә, зәркән бизәмәләрдә, тукымаларда һ.б.).

1920 еллар башыннан совет дәүләтенең идеологик һәм икътисади сәясәте традицион бизәлеш сәнгатен юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткерә.

1920 еллар ахыры – 1930 еллар башында авыл икътисадын тамырдан үзгәртеп кору барышында кустар һөнәрчелекнең кооперативларга берләшүе нәтиҗәсендә, Татарстанда нәфис һөнәрчелек һәм кәсепчелек югары үсеш алганнан соң, аның бетүгә йөз тотуы һәм күп кенә төрләренең юкка чыгу процесслары башлана.

Профессиональ иҗат төре буларак, бизәлеш сәнгате «сул» юнәлештәге ТатЛЕФ һәм Сулф (Сул фронт) рәссамнарының идея программаларында һәм проектларында, Казан ирекле иҗат остаханәләренең уку программаларында, рәссамнар Ф.Таһиров, Ф.Гаврилов, К.Чеботарёв, А.Платунова, Д.Фёдоров, В.Кудряшев һәм башка иҗатында күзәтелә.

Иҗтимагый биналарның интерьерларын бизәү проектлары, гаммәви агитация (татар өйләре өчен «агитка», шәһәрне революцион бәйрәмнәргә бизәү, күргәзмә экспозицияләре һ.б.) кебек төрләре өстенлек ала.

Яңа социалистик көнкүреш өчен каралган, «производство сәнгате» идеяләрен чагылдырган утилитар эшләнмәләрнең үрнәкләре булдырыла (В.Лаптев, Г.Сатонина, И.Никитин, П.Байбарышев һәм башкалар иҗатлары). Әлеге әсәрләр 1924 елда бизәлеш сәнгате рәссамнары өчен әһәмияткә ия булган «Казан, алга!» күргәзмәсендә күрсәтелә.

1930–1950 елларда бизәлеш сәнгате «социалистик реализм» идеологиясен чагылдыра; юлбашчыларның портретлары, хакимият атрибутлары һәм башка татар бизәлеш сәнгатенең бизәкләр системасына туры килмәгән официоз сюжет мотивлары (мех һәм күн мозаикалар кергән эшләнмәләр, аппликацияләр, чигелгән әйберләр, агачка бизәк төшерү һәм башкалар) пәйда була. Ләкин шушы елларда да бизәлеш сәнгатенең кайбер төрләре (ташка, бетонга, агачка уеп бизәк ясау, алебастрдан әвәләп бизәк ясау) иҗтимагый биналар һәм торак йортлар бизәлешендә кулланыла (ВДНХдагы ТАССР павильоны, Казанда Опера һәм балет театры, ТАССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе биналары комплексы). Аларда рус классик архитектурасы принциплары (XVIII йөз – XIX йөзнең 1 нче яртысы) татар милли архитектурасындагы (аерым алганда, Болгар, Алтын Урда архитектурасындагы), татар йортларындагы бизәлеш формалары белән бергә яраштырыла. Интерьерлардагы рельеф гипс бизәкләр, киндердә башкарылган сынлы паннолар, фреска һәм темпера нәкышьләре, зиннәтле җиһазлар һәм башка кулланыла (архитектор И.Гайнетдинов, Р.Мортазин, И.Вәлиев, рәссамнар С.Ахун, Ч.Әхмәров, П.Сперанский, В.Ламмерт һәм башкалар иҗаты).

Казанда Татарстан Язучылар берлеге бинасы янындагы бизәкле рәшәткә (М.Оконошников йорты). XX йөз башы

Металл, чүкеп ясау. Чабакса тимерчелек кәсепчелеге

Намазлык. XIX йөз ахыры – XX йөз башы

Киҗе-мамык тукыма, йон җеп; чигү, келәм җөе. Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музее

XX йөзнең икенче яртысында бизәлеш сәнгате

1950 еллар башыннан бизәлеш сәнгате үсә башлый: бу интерьерларны проектлауда, агитацион паннолар, күргәзмә экспозицияләре иҗат итүдә, бәйрәмнәрне бизәүдә эшләүче рәссамнәр иҗатында күзәтелә (А.Кашаев, Д.Булат, А.Крылов, И.Игъламов, Н.Байбурин, П.Тужилкин һ.б.).

1960 еллардан бизәлеш сәнгате яңа сулыш ала: шәһәрләрдә төзелешнең үсүе – бизәү сәнгатенең монументаль бизәлеш төренә, киң кулланылыштагы нәфис эшләнмәләргә ихтыяҗ артуга – гамәли бизәлеш сәнгате үсешенә этәргеч бирә.

Яңа этапта көнкүрешнең төп нигезен һәм мохитнең ансамбльләшүен раслаучы стиль юнәлеше формалаша; Россия югары уку йортларын тәмамлаган яшь буын рәссамнар тырышлыгы белән бизәлеш сәнгате өлкәсендә профессиональ иҗат барлыкка килә (Н.Артамонов, С.Бубеннов, Р.Килдебәков, М.Килдебәкова, Е.Киселёва, В.Ковалевский, С.Кузьминых, М.Шәйдуллин, С.Шәкүрова, Б.Шубин, А.Спориус, А.Сысоев, В.Федоров һ.б.).

1970 еллар ахыры – 80 еллар уртасы – бизәлеш сәнгатенең күтәрелеш дәвере: аның дивар мозаикасы, витраж, батик, гобелен, кием модельләү, керәч, фарфор һәм фаянс җитештерү кебек яңа төрләре барлыкка килә. Рәссамнарның зур коллективлары Казанда гына түгел, Чаллыда, Түбән Кама, Лениногорски, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдә оеша. 1983 елда беренче тапкыр бизәү сәнгатенең республика күргәзмәсе үткәрелә, анда 81 авторның 276 эше күрсәтелә.

Татарстан Республикасында бизәлеш сәнгате үсешенең хәзерге этабы (1990 еллар башыннан) милли сәнгать, татар һәм ислам мәдәнияте традицияләрен үзләштерү аша милли формаларга омтылу, шулай ук дизайн һәм төзелеш өлкәсендә авангард тенденцияләрен эзләү белән аерылып тора. Бизәлеш сәнгате өлкәсендә профессиональ рәссамнар белән беррәттән, традицион һөнәрләрне үстерүче, халык осталары, нәфис кәсепчелектә махсус һөнәри-техник белемле осталар һәм үзешчән рәссамнар да эшли. Алар милли сувенирлар, бүләкләр, күргәзмә әсәрләре җитештерүче төрле ширкәтләргә берләшәләр («Туран» фонды, чикләнгән җаваплылыктагы «Экосин» ширкәте, «Презент» ябык АҖ, «Традиция» фонды, «Болгари» остаханәсе һ.б.).

Авыл өйләре бизәлешендә агачка уелган бизәк, күптөрле төсләр белән буяу, тукуның иң гади төрләре, чигү, зәркән бизәмәләренең кайбер төрләре көнкүрештә яшәп килә.

Каюлы аяк киеме («Арча милли аяк киеме» ачык АҖ), керәчтән ясалган курчаклар («Актүбә уенчыгы» ачык АҖ) җитештерү, рус һәм татар традицияләренә нигезләнгән бизәкләп туку (Алексеев бизәкләп туку фабрикасы) халык нәфис кәсепчелеге формаларында үсешен дәвам итә.

Бизәлеш сәнгатенең күн эшкәртү (күн каю һ.б.), уникаль нәфис текстиль (батик, гобелен, чигү, алтын җепләр белән тегү), зәргәрчелек сәнгате, металлны нәфис эшкәртү, өс киеме сәнгате, агач ую, керәч һәм башка төрләре (И.Башмаков, И.Васильева, И.Гайнетдинов, Н.Галәвиева, С.Гарбузова, А.Глебова, Н.Кумысникова, Х.Латыйпов, Л.Липина, О.Марсова, Д.Рәхмәтуллина, Л.Сафина, И.Фазылҗанов, Л.Фәсхетдинова, С.Федотов, Х.Шәрипов һәм башкалар иҗатларында), монументаль бизәлеш төрләре буларак – дивар рәсемнәре, мозаика, гипсны уеп бизәкләү, тукыма паннолар һәм башкалар (А.Абзгилдин, Р.Вахитов, Р.Гыйләҗев, Р.Круглянова, К.Сафиуллин, Ә.Фәтхетдинов һәм башкаалар иҗатларында) актив рәвештә үсә.

Базар икътисады формалашкан чорда бизәүче рәссамнар (Р.Абаев, З.Низаметдинов һ.б.) һәм дизайнерлар (И.Артамонов, Р.Исхаков, С.Михайлов, Ш.Мотыйгуллин, Р.Мөхәммәтҗанов, Р.Сафиуллин һәм «17 төркеме», А.Чебинёв һ.б.) иҗатында сәнәгать һәм интерьер дизайны аеруча мөһим урын алып тора.

Кумысникова Н.Х. Таң ата

Күн, каю. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бубеннов С.М., Кильдебәков Р.Щ., Федоров В.К. Казан – Татарстан башкаласы. 1967

Казан шәһәр яны тимер юл вокзалы фасадындагы сграффито. Фрагмент

Әдәбият

Дульский П.М. Казань XVI–XVII–XVIII столетий. Казань, 1943;

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. Казань, 1957;

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969;

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984;

Червонная С.М. Искусство Татарии. М., 1987;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — 1990-е гг.). Казань, 1995;

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарстана. Казань, 2002.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова

Гарбузова С.Ю. Тормыш агачы. 2000

Дивар панносы. Күн, мозаика

Башмаков И.Н. Табигать. 1980 еллар

Бизәлмә панно. Бакыр, җиз, эретеп ябыштыру