Эчтәлек

Хан төрбәсе. Болгар шәһәре. ХIV гасыр

Алтын Урда чоры архитектурасы комплекслы һәйкәле. XIV йөзнең 1 нче яртысында төзелгән таш бина, шәһәрнең көньяк-көнчыгышында югары катлаулар зираты территориясендә Кече манарадан 15 м төньяктарак урнашкан. XIV йөз уртасында бер-берсенә терәлеп торган һәм гөмбәзләр белән капланган төрбәләр комплексының бер өлешенә әверелә, «Хан төрбәсе» дигән шартлы исем ала.

Баштарак түр ишеге булмаган гөмбәзле куб рәвешендәге 8,5х8,5 м күләмдәге дүрт чатлы тоташкан гөмбәз астындагы корылма. Төрбәнең интерьерында дүртлектән гөмбәзгә күчеш почмактагы сөзәкләр — тромплар белән 8 һәм 16 кырлык аша башкарылган; диварлар һәм гөмбәз акшарланган. Үсемлек һәм геометрик бизәкле, гарәп язулы башлыча зәңгәр һәм куе зәңгәр төстәге чынаяк кирпечләр тәрәзә уентыларын каймалап тора. Диварларның эчке ягын рельефлы бизәкле гипс плитәләр бизи, тышкы ягы яхшы итеп шомартылган известь блоклар белән тышланган. Төньяк фасадтагы ишек уентысы башта сырланган известь таш белән каймаланган, соңыннан аны томалап, уентыны көньяк диварда ясаганнар. Көнбатыштан көньяк почмакка терәп зур булмаган төрбә корылган.

Соңрак диварның көнчыгышында хан төрбәсе зурлыгында тагын бер төрбә барлыкка килгән. Аскы цоколь өлеше яхшы эшкәртелгән известь блоклар белән тышланган. Төньяк фасадтагы керү урыны а`ркалы биек порталның ике пилоны белән фланкланыштырылган. Төрбәдә 8 әрҗә-табутта җирләнгән каберләр ачыла, аларның кайберләре өстенә кирпеч кабер ташлары куелган. Төрбәнең төньяк-көнбатыш тарафында тагын бер шундый ук бина булган. Ул башта мәчет һәм гыйбадәт кылырга килүчеләр өчен мосафирханә итеп файдаланылган, тыштан ягыла торган миче булып, идән астыннан җылыту каналлары узган. Соңыннан ул төрбәгә әйләндерелгән һәм барлык төрбәләр бер комплекска берләштерелгән.

Озак вакытлар дәвамында хан төрбәсесенең бары тик тышлыксыз һәм бизәксез интерьерлы диварлары, шулай ук башка биналарның нигезләре генә сакланып кала.

1968 елда анда археологик казу эшләре үткәрелә. 1968–1971 елларда археолог С.С.Айдаров тарафыннан Х.т. реставрацияләнә һәм төзекләндерелә, ярымсфералы гөмбәзе торгызыла, 1990 елда С.С.Айдаров һәм Р.В.Билялов аны консервациялиләр һәм өлешчә реставрациялиләр.

Әдәбият

Айдаров С.С., Аксёнов Н.Д. Великие Булгары: Путеводитель по Булгар. ист.-архит. заповеднику. К., 1983; 

Айдаров С.С. Исследование и реставрация памятников монументального зодчества Болгара // Город Болгар: Монументальное строительство, архитектура, благоустройство. М., 2001.

Автор — Х.Г.Надыйрова