Эчтәлек

ХХ йөз башында архитектор П.П.Голышев проекты белән псевдоампир стилендә Аносов өчен төзелгән шәһәр йорты.

Биек эргә каты да булган бер катлы бина һәм бер катлы кибет бербөтен комплекс хасил итә. Эргә катында – кухня, хуҗалык бүлмәләре, хезмәтчеләрнең яшәү урыны, төп катта – биек аркалы тәрәзәләре булган тантаналар залы, торак бүлмәләр урнашкан.

Үзәк бинаның төп фасадында ионик ордердагы ике ярымколоннадан торган портиклы ризалит һәм биек фризны күтәреп торучы, үсемлек сурәтләре белән бизәлгән ярымбагана чыгынтыланып тора. Портикның өсте күпертелгән геральдик калканнар белән бизәлгән.

1920 елларда биредә ТАССР Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлар советының Үзәк башкарма комитеты урнаша. Хәзерге вакытта балалар бакчасы итеп файдаланыла.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.