Биографиясе

1860 елның 20 июле, Казан шәһәре – ?

1890 елда Петербург гражданлык инженерлары институтын тәмамлый. 1890–1898 елларда Казан земство управасы инженеры. Бер үк вакытта Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында (1894–1895), Дары заводында (1896–1900), Казан уку-укыту округында (1898–1917) архитектор булып эшли.

1914 елдан техник фәннәр укыта, 1918 елдан Казан сәнәгать училищесенең төзелеш инженерлары факультетында декан, 1922 елдан политехника институтында, 1927 елдан индустриаль техникумда эшли.

Степан Бечко-Друзин проектлары белән Түбән Осланда чиркәү (1899) һәм Сергей Радонежский чиркәве янкормалары (1907–1908), Казанда С.М.Марко йорты (1906) һәм сәнәгать училищесе бинасы (1899–1900), Чистайдагы Беренче ир балалар гимназиясе бинасы, тегермән комплексы (1902–1913), Тәтештә хатын-кызлар гимназиясе бинасы (1907), торак йортлар һ.б. төзелә.

Эклектика, неоклассицизм, модерн юнәлешләрендә эшли.

Әдәбият

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII – начала XX века: Биографический справочник. Казань,1999.

Автор – Л.М.Мортазина