Нинди дә булса әйбер яки күренешләргә сихри тәэсир итү максатыннан сүз белән әйтелә торган тылсымлы тәгъбирләр.

Табигатьтәге өстен көчләрне күзаллаулар белән бәйле, гадәттә, нинди дә булса гореф-гадәтләр нигезендә башкарыла. Алардан башка им-том сүзләрен әйтү нәтиҗә бирми дип саналган. Вакытлар узу белән магия тәэсирендә кылынган эш-гамәлләрнең нәтиҗәлелегенә ышаныч какшый, ә сүз көченә ышану гамәлдә кала бирә. Кагыйдә буларак, им-том сүзләре шигъри формада әйтелә, ритмга салына. Аларга күп чагыштырулар, эпитет, метафора, аллегория һәм башка хас.

Им-томның төрләре

Эчтәлеге ягыннан Им-томны берничә төргә бүләләр:

1) авыл хуҗалыгы им-том;

2) көнкүреш им-том (чирдән, күз тиюдән, янгыннан саклаучы, сихерләп сөйдерү һ.б.);

3) явыз көчләрдән саклаучы им-том (су кызы, су анасы, өй ияләре).

Фольклорчы Х.Мәхмүтов фикеренчә, кайбер яхшы теләкләр һәм каргауларның үрнәкләре дә им-томга барып тоташа (к. Алкышлар һәм каргышлар).

Әдәбият

Надиров И. Татар халкының йола поэзиясе, уен җырлары, бию такмаклары // Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары. Казан, 1980;

Бакиров М. Фольклор жанры буларак ырымнар // Фольклор жанрларын анализлау. Казан, 1986;

Мәһдиев М. Йола фольклоры // Фольклор жанрларын система итеп тикшерү. Казан, 1987;

Насыйров К. Поверья и обряды казанских татар // Записки Императорского Русского географического общества. Санкт-Петербург, 1880. Т. 6.

Автор – Ф.И.Урманчеев