Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1564.

1535 елдан разрядлы приказда кече дьяк, дьяк булып хезмәт итә.

1538–1539 елларда Нугай Урдасына җибәрелгән илчелек башлыгы. 1545, 1550 елларда Мәскәү патшалыгы гаскәрләренең Казанга каршы яуларында катнаша, тупчылар төркемендә дьяк була. 1

550–1551 елларда Зөя кальгасын төзү эшләренә җитәкчелек итүчеләрнең берсе: Углич шәһәре тирәсендә буралык агачлар кистерү, Идел буйлап аларны Зөягә китерү һәм 20 көндә ныгытмалы шәһәрчек төзү эшләре белән шөгыльләнә.

1551 елда Мәскәү патшалыгы белән Казан ханлыгы вәкилләре арасындагы сөйләшүләрдә катнаша. Шул сөйләшүләрдән соң Казан тәхетенә Шаһгали утыртыла. И.И.Хабаров белән бергә Шаһгалине Зөя кальгасына, соңыннан Казанга озатып килүчеләрдән була.

1552 елда Казанны камауда катнаша, Кремль диварларын тупка тоту өчен махсус корылма-каланчалар төзүгә җитәкчелек итә. 1557 елдан Патша сарае хезмәткәре. 1557–1558 елларда яңарак яуланган Әстерхан шәһәре воеводасы.

Ливон сугышы (1558–1583) барышында Полоцк шәһәрен камау өчен махсус хәрби корылмалар төзүгә, шәһәр яуланып алынгач, аның ныгытмаларын яңарту һәм төзү эшләренә җитәкчелек итә.

Опричнина чорында җәзалап үтерелә.

Әдәбият

Кирюхин А.В. Дьяк Разрядного приказа: Документальное повествование о жизни и деяниях первого русского военного инженера дьяка И.Выродкова. Москва, 1991.

Автор – Е.В.Липаков