Эчтәлек

Бихан бәк нәселеннән.

Нәселне башлаучы – XVI йөзнең 1 нче яртысында Темников шәһәрендә кенәзлек иткән Еники Тенишев. Патша Иван IV кенәз Еникигә, морзалар Емаш белән Исәш Тенишевларга, Кугушевларның балаларына Мешёрада, Подлесье волостенда, Югары Пылнов авылында биләмәләр бирә. Иван IV нең грамотасы буенча Темников кенәзе Еникейга (Еники-бәйгә) бирелә һәм «аңа Темниковта яшәүче татарлар, тарханнар, башкортлар һәм маҗарларны элеккечә, аның әтисе Тениш кебек үк хөкем итәргә һәм тотарга кушыла». Казанны алуда (1552 ел) һәм Казан сугышында (1552–1556 еллар) катнаша. Соңыннан Темниковта воевода. Аның 5 улы була: Колынчак (кенәз Колынчаковлар нәселен башлаучы), Күбәк, Ишмәмәт, Елмәмәт, Сабакай. 1629 елда крепостной крәстияннәре булган Еникиевләр нәселендәге Темников морзалары арасында Брешәй, Елмәмәт һәм Ишмәмәт Еникиев, шулай ук Китәй һәм Ютәй Сабакаевлар искә алына.

Еникиевләр нәселеннән Бегиш Елмәмәтовның Темников өязендә биләмәсе була, 1654 елда Иске Городище авылында аның биләмәсендә 2 крәстиян һәм 4 бобыль хуҗалыгы исәпләнә. 1699 елда Обраим Үмрәков, Вәлиша Усейнов, Касыйм Асянов, Смайко Уразов, Иванаш, Декелмай һәм Мостафа Мамадалиевләр, Үмрәк Үтәмишев, Ураз һәм Нөркә Уразмәмәтовлар, Кондрак Корнаев, Али Сөләйманов, Иван Шетимаев, Ураз Бахмаев, Елбай Мостаев, Хани Салтанов, Ураз Хамураев (Хансверов), Мамадали Тимаев, Батырша, Вәлиша һәм Хантимер Хановлар, Үмрәк Байтимеров, Гаделша Исеновның утарлары була.

XVIII йөздә кенәз Еникиевләр Темников өязенең Муса һәм Кара авылларында яшиләр. Православие динен кабул итмәгән Еникиевләрнең биләмәләре 1713 елгы Указ нигезендә «государьга» языла, ә үзләре Инсар һәм Краснослободск өязләре дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Сенатның 1796 ел, 10 май Указы нигезендә Муса авылыннан Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Бәшир авылына (хәзер Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы) күчкән мөселманнарга дворяннар дәрәҗәсе һәм кенәз титулы кайтарыла. Еникиевләр нәселеннән ислам динендәге барлык кешеләр дәүләт крәстияннәре катлавында кала.

XIX йөздә кенәз Еникиевләр шулай ук Яңа Мортаза һәм Иске Калмаш авылларында (хәзер Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы) яшиләр.

Әдәбият

Савелов Л.М. Родословные записи. М., 1909. Вып. 3;

История Татарии в документах и материалах. М., 1937;

Дворянские роды Российской империи. М., 1996. Т. 3;

Хайрутдинов Р.Р. Татарская феодальная знать и российское дворян­ство: проблемы интеграции на рубеже XVIII-XIX вв. // Ислам в татарском мире. История и современность: Материалы междунар. симп. (Казань, 29 апр. – 1 мая 1996 года). Казань, 1997;

Еникеев С. Очерк истории татарского дворянства. Уфа, 1999.

Автор – И.Р.Габдуллин