Эчтәлек

Батый хан рус кенәзлекләрен яулап алганнан соң (XIII йөз) оештырыла.

Иң элек Мәскәү кремле территориясендә урнаша. Күзәтү, җыем һәм ясак җыю өчен килгән баскакларны — Алтын Урда наместникларын бөек кенәзләр аерым бер кадер-хөрмәт белән каршы алырга тиеш булалар: Урда илчеләрен каршы чыгып алалар, хан ярлыкларын укыган вакытта «буйсыну күрсәтү йөзеннән басма каршында тезләнәләр».

Плано Карпини мәгълүматлары буенча, хан вәкилләре «киездән кеше рәвешендә потлар ясыйлар» һәм «әлеге карачкыларга (болваннарга) табынырга» мәҗбүр итәләр.

Мәскәүдә яшәүче халык хан илчеләрен каршылау урынын «Болвановка» дип атый. Алтын Урданың кайбер ханнары Мәскәү кенәзлеген яклыйлар; Үзбәк ханның күзе авыртудан җәфаланган хатыны Тайдула 1357 елда үзенә митрополит Алексейны чакырта. Тайдула бикәнең могҗизалы сәламәтләнүеннән соң, Алексей аның улыннан, Җанибәк ханнан, алдан килешү буенча, Архистратиг Михаил могҗизасы хөрмәтенә монастырь («Чудов монастырь») төзү өчен Урда вәкиллеген «алырга» рөхсәт сорый.

Кремль территориясендәге Урда вәкиллеге корылмалары, шул исәптән Ярлык вәкиллеге һәм Җанибәк мосафирханәсе дә бөек Мәскәү кенәзләре биләмәсенә күчә.

1358 елда Мәскәү елгасы аръягындагы посадта яңа Урда вәкиллеге төзиләр (XV йөздә Татар вәкиллеге дип атала).

Ханнар Мәскәү кенәзлеген кул астында тоту өчен берничә тапкыр Мәскәүгә яу белән баралар. «Угра буендагы капма-каршы тору»дан соң (1480) Иван III Россиянең Алтын Урда ханнары хакимлегеннән тулысынча азат ителүенә ирешә. 1485 елда Урда вәкиллеге урынында Никола Гостунский чиркәве төзелә. Чиркәү янында Казан патшасы улы Үтәмешгәрәй хан өчен аерым вәкиллек булдырыла.

1565 елда Чудов монастыре зиратында Казан ханы Ядегәр Мөхәммәд (1552 елда әсирлеккә алына) җирләнә. 1918 елда Чудов монастыре ябыла, 1929 елда сүтелә.

Елъязмалардан күренгәнчә, Мәскәү аръягына «Урдадан килгән илчеләр һәм шулай ук Урда йомышлы кенәзләре» урнашкан урыннарга нисбәтле рәвештә Олы һәм Кече Ордынка урамнары исемнәре килеп чыккан.

Әдәбият  

Сытин П.В. Откуда произошли названия улиц Москвы. М., 1959; 

Снегирёв И.М. Памятники московской древности. М., 2007; 

Москва: Энцикл. М., 1997.

Автор — А.В.Гарзавина