Күпчелек ясаклы халыктан (авыл җәмәгате әгъзалары, һөнәрчеләр, вак сәүдәгәрләр һ.б.; кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, коллар-полонянниклар) тора. Ясак һ.б. төрле салымнар түлиләр, шулай ук төрле йөкләмәләр үтиләр. Татар ханлыкларын Рус дәүләтенә кушкач, кара халыкның күпчелеге ясаклыларга языла.