Эчтәлек

Патша хакимиятенең татар халкын ирексезләп чукындыруга юнәлтелгән документларының берсе.

Фәрман Казан өязенең яңа чукындырылган, әмма православие динен ахыргача үз итеп бетермәгән татарларын Казанда аерым бистәгә күчереп утыртуны, алар өчен шәһәр янында сөрүлек җирләр бүлеп бирүне һәм чиркәү төзүне күздә тота. Христианлыктан чыккан өчен гаеплеләр төрмәгә ябыла, богаулап куела һәм башка җәзаларга дучар ителә.

Фәрман мөселманнарны хезмәткә алуны, аларга акча биреп торуны тыя.

Мөселманнарга үз биләмәләрендә православиедәге русларны крепостнойлыкта тотарга рөхсәт ителми.

Воеводаларга Иске Татар бистәсендәге барлык мәчетләрне җимерергә әмер бирелә.

Фәрман XVIII йөз уртасына кадәр мөселманнарның гыйбадәтханәләрен юк итү өчен нигез буларак файдаланыла.

Чыганаклар

История Татарии в материалах и документах. М., 1937.

Авор – Е.Б.Долгов