Эчтәлек

Баштарак Җидесуда һәм Җөнгарстанда, 590 елларда Көнчыгыш Төрки каганлыкның көнбатыш өлешендә күченеп йөргән. 5 кабиләне берләштергән.

604–638 елларда дуло юлбашчылары Көнбатыш Төрки каганлыкта өстенлек итү өчен нушиби кабиләләре берлеге белән көрәш алып барган.

Ул таркалганнан соң, дуло вәкилләре Бөек Болгарга, аннары Хәзәр каганлыгына нигез салганнар.

Әдәбият

Бичурин Н.Я. Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. М.–Л., 1950;

Гумилёв Л.Н. Древние тюрки. М., 1993;

Кляшторный С.Г. Степные цивилизации Европы. СПб., 1997.