Эчтәлек

Халык алпавытлар кысуына, хөкүмәтнең иген уңышы булмаган еллар өчен дип ашлыклата өстәмә салым төре («общественная запашка») кертүенә, чиновниклар башбаштаклыгына каршы күтәрелә.

Җитәкчеләре: С.Афанасьев, В.Григорьев, С.Ильбрас, С.Палатай, С.Семёнов, Ю.Туктагулов һ.б.

1841 елда шул өязләрнең дәүләт крәстияннәре арасында, аларны патша крәстияннәре департаменты карамагына крепостнойлар йөкләмәсен үтәргә күчерәләр икән, дигән хәбәр тарала. Крәстияннәр үзләрен дәүләт крәстияннәре катлавында калдыруны таләп итәләр һәм җәмәгать фондына ашлыклата җыем-салым түләргә, бәрәңге утыртырга мәҗбүр итүләргә каршы булалар. Шул сәбәпле 1842 елның язында баш күтәрәләр.

Апрель урталарына чуалышлар 200 дән артык авылны колачлый. Аларга каршы гаскәри отрядлар җибәрелә, Цивиль, Чабаксар өязләрендә беркадәр тәртип урнаштырыла.

Ядрин, Козьмодемьян өязләрендә халык кузгалышы аеруча көчле була. 1842 елның 16 маенда Ядрин өязенең Мунъял авылы янәшәсендә берничә мең крәстиян кораллы гаскәр белән бәрелешә; атыш вакытында 14 кеше яралана, 400 кеше кулга алына.

1842 елның 18–19 маенда Козьмодемьян өязе Әкрам авылында Козьмодемьян һәм Ядрин өязләреннән килгән берничә мең крәстиян туплана. Крәстияннәргә таралырга һәм хакимиятләрнең таләпләренә буйсынырга кушыла. Полковник Поль җитәкчелегендәге отряд белән бәрелештә 30 дан артык крәстиян яралана, 464 кеше кулга алына. Кулга алынганнарны коткару өчен 20 майда Әкрам авылы янына Козьмодемьян, Чабаксар, Ядрин өязләреннән килгән берничә мең крәстиян җыела.

Баш күтәрүчеләр тар-мар ителә: 8 кеше үтерелә, 200 дән артык кеше яралана. Йөзләрчә крәстиян суктырыла, 300 дән артык кеше крепостнойлык хезмәтенә, рекрутлыкка бирелүгә хөкем ителә, 34 кеше каторгага җибәрелә.

Әдәбият

Григорьев П.Г. Волнения чувашского крестьянства в 1841–1842 гг. // Записки Чувашского научно-исследовательского института языка, литературы и истории. Чебоксары, 1941. Вып. 1.

Восстание чувашского крестьянства в 1842 г. Чебоксары, 1942.

История Чувашской АССР. Чебоксары, 1983. Т.1.

Авторы – И.Р.Вәлиуллин