- РУС
- ТАТ
«Крепостной бәйлелектән котылган крәстияннәр турында 1861 елның 19 февраль нигезләмәләре» («Положения 19 февраля 1861 года о крестьянах, вышедших из крепостной зависимости») нигезендә оеша.
Казан губернасында 178 волость мәхкәмәсе барлыкка килә. 4–12 судья (1889 елдан рәис һәм 3 судья) волость җыенында сайлана.Мөлкәт бәхәсләрен (100 сумга кадәр) һәм вак җинаять эшләрен карый. Эш ачык рәвештә алып барыла һәм карарлар шикаятькә бирелми. 1866 елдан җирле җәмәгать арадашчылары җыенына апелляция белән мөрәҗәгать итү хокукына ирешә. Волость мәхкәмәсе гадәти хокук нормаларына таянып эш итә. Түбәндәге җәзаларга тарта ала: җәмәгать эшләре белән шөгыльләнү (6 көнгә кадәр), штрафлар (3 сумга кадәр), кулга алу (7 көнгә кадәр), тән җәзалары (тал чыбыгы белән 20 тапкырга кадәр суктыру). 1889 елның 12 июлендә «Волость мәхкәмәсе турында вакытлы кагыйдәләр» («Временные правила о волостном суде») кабул ителү нәтиҗәсендә, волость мәхкәмәсе земство башлыклары һәм земствоның өяз җыены контроленә тапшырыла. Волость мәхкәмәсе вәкаләтенә салым түләүче катлауга керүчеләрнең эшләрне гражданлык эшләре буенча имана мөлкәтенә кагылышлы (бәясе чикләнмәгән) бәхәсләрне һәм 300 сумга кадәрге башка эшләрне (милек мәсьәләсенә кагылмыйча) карау йөкләнә. 1912 елның 15 июнендә «Волость мәхкәмәсе турында вакытлы кагыйдәләр» («Временные правила о волостном суде») нигезендә волость мәхкәмәсе өй хуҗалары саныннан чыгып сайлана һәм аның составында рәис, 2 әгъза һәм авыл җәмәгате вәкилләреннән торган 2 махсус сайлаучылар коллегиясе кандидаты була, волость мәхкәмәсе мировой судьялар җыенында раслана. Грамоталылык һәм яшь буенча (30 яшьтән олы) цензлар кертелә. Югары авыл мәхкәмәләре 2 нче инстанция буларак эш итә.
1917 елның 21 маенда волость земствосы барлыкка килгәннән соң бетерелә.
Шулай ук кара: Волость.
Леонтьев А.Л. Волостной суд и юридические обычаи крестьян. СПб., 1895.
Рудин Н.П. Новый волостной суд... 15 июня 1912 г. (Временное правило о волостном суде). СПб., 1915.
Тарабанова Т.А. Состав волостных судов // Вестник Московского университета. Серия 8. История. 1993. № 2.
Автор – С.А.Фролов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.