Эчтәлек

Казаннан көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгышта, Арча даругасыннан көньяктарак һәм Нугай даругасыннан төньяктарак урнашкан.

Җөри даругасына Чулман елгасы һәм аның кушылдыкларының (Мишә, Минзәлә, Уратма, Ык, Шилнә, Мәләкәс, Чаллы, Биклән, Иж, Танай, Тойма, Бәтке, Әгерҗе һ.б.) ике ягындагы, өлешчә – Нократ елгасы һәм аның бассейнындагы елгаларның (Шушма, Ушман, Норма, Нурминкә, Сикәнәс һ.б.), өлешчә Казансу елгасы һәм аның кушылдыкларының (Нокса, Сола, Ия һ.б.) ике ягындагы җирләр керә. Үзәге – төбәкне Чулманның югары өлеше буйлап көнбатыштан – көнчыгышка, көньяк-көнчыгышка таба кисеп үткән, Казаннан Мамадыш аша Минзәләгә таба (Шигали, Знаменский, Кече Зирекле авыллары аша) дәвам иткән, аннары Оренбург төбәгенә барып җиткән сәүдә-транспорт юлында урнашкан Җөри авылы.

Җөри даругасы волостьларга һәм йөзлекләргә бүленгән.

Җөри даругасы территориясендә Шигали, Шәпше, Ястачы, Пермяк, Шиһазда, Олы һәм Кече Ялан, Кишкилде, Кощак Улановский, Черемыш, Яңасала, Зур һәм Кече Клыки, Самосырово (Дүртөйле), Олы Шиһазда, Карамыш Олан, Янгилде, Олы һәм Кече Питрәч, Кадылы, Никольский (Ачы), Норма, Алан (Балыклы), Күкчә, Омар, Поповка, Чаллы, авыллары белән Мамадыш, авыллары белән Алабуга, Әгерҗе, Кодаш, Ишери, Сәрби, Әҗмәк, Сәләнгеш, Иске Йорт, Югары һәм Түбән Уратма, Прости, Соболеково, Бәтке, Батрак, Минзәләнең тирә-ягы, Яңа Чишмә, авыллары белән Иске Чишмә һ.б. торак пунктлар урнашкан.

Җөри даругасы халкын күпчелеге ясаклылар булган татарлар, марилар, чуашлар һәм руслар (XVII йөздән) тәшкил итә.

XVI йөзнең 2 нче яртысыннан Җөри даругасында патша сарае биләмәләре барлыкка килә, җирбиләүчелекнең йомышлы (рус алпавытлары, йомышлы морзалар, татарлар, яңа чукындырылганнар, йомышлы чит ил кешеләре,  XVII йөздән) һәм чиркәү-монастырь формалары оеша башлый.

Кешеләр игенчелек (борай, арпа, тары, солы, карабодай, арыш, борчак, киндер һ.б.), терлекчелек, балыкчылык, чолыкчылык һәм башка кәсепчелек (урман кисү һәм агач әзерләү, руда чыгару, игенчелек һәм терлекчелек продуктлары эшкәртү һ.б.) белән шөгыльләнә.

Җөри даругасы чикләре, төгәл билгеләнмәү сәбәпле, берничә тапкыр яңадан карала. XVII йөз дәвамында авылларны Җөри даругасы белән Уфа өязе арасында бүлү очраклары була. 1708 елда Казан губернасын оештырганда традицион катлаулы административ-территориаль бүленеш (юллар һәм йөзлекләр) өязләргә һәм волостьларга беркетелә.

Җөри даругасы – Казан губернасының Казан өязенә, 1719 елда – губерналарның Казан һәм Уфа провинцияләренә, 1782 елда Казан, Вятка һәм Уфа губерналарының шул ук исемдәге наместниклыклары составына керә. Уфа губернасы составына кергән җирләрнең бер өлеше кемгә буйсынуы XVIII йөздә берничә тапкыр кабат карала.

XIX йөздә Җөри даругасының терр-ясе Казан губернасының – Казан, Мамадыш, Уфа губернасының – Минзәлә, Уфа, Вятка губернасының Алабуга өязләре арасында бүленә.

Эш кәгазьләрендә «Җөри даругасы» атамасы XIX йөз башына кадәр кулланыла.

Әдәбият

Писцовая книга Казанского уезда 1602-1603 годов. Казань, 1978.

Автор – Д.Г.Мостафина