Казан губернасы территориясендә 1862 елның 25 декабрендәге «Губерна шәһәрләре һәм өязләрендә полициянең гомуми тәртибе хакында вакытлы кагыйдәләр»гә яраклы рәвештә шәһәр (Казанда) һәм 12 өяз полиция идарәләре барлыкка килә. Алар карамагында башкару, тикшерү, мәхкәмә, хуҗалык-оештыру эшләре була.

Полиция идарәләре становой приставлар һәм аларга буйсынган затларның эшчәнлеген контрольдә тоталар, законнарның үтәлешен күзәтәләр, җәмәгать куркынычсызлыгын саклыйлар, җәмгыятьне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, полклар һәм төрле хәрби командаларның шәһәрләрдә һәм өязләрдә тору тәртибенә күзәтчелек итәләр, армия һәм флотның запастагы түбән чиндагыларын исәпкә алуны һәм хакыйкый хезмәткә чакыруны гамәлгә ашыралар һ.б.

1864 елгы Мәхкәмә реформасы уздырылганнан соң, мәхкәмә-полиция тикшерүе Казан округ мәхкәмәсенә һәм җәмәгать мәхкәмәсенә (мировой суд) тапшырыла. Полиция идарәләренең җинаять эшләре буенча сорау алу үткәрүдә һәм тикшерү алып баруда чикле күләмдә катнашуы, тиешле затларны тикшерүгә һәм мәхкәмәгә чакыру, җәмәгать судьялары күрсәтмәсе буенча акчалата штрафларны юллап алу вазифалары саклана. 1864 елда земстволар кертелү нәтиҗәсендә полиция идарәләре кайбер җирле салымнар җыюдан азат ителә; салым җыемнары — турыдан-туры салымнар (1903 елга кадәр), подрядлар буенча залоглар җыю, салым һәм пенсия кәгазьләрен җибәрү, бурычларын түләргә хәле җитмәгән кешеләр эшен тикшерү аларга йөкләнеп кала. Полиция идарәләренең икенче дәрәҗәдәге вәкаләтләрен кыскарту җәза бирү вәкаләтләренең көчәюенә китерә.

Казан шәһәр полиция идарәләренә полицмейстер — шәһәр полициясе башлыгы (вазифасында губернатор тәкъдиме белән эчке эшләр министры тарафыннан раслана), аның ярдәмчесе һәм гомуми кабулханә керә, аңа шәһәр приставлары, аларның ярдәмчеләре һәм полиция надзирательләре буйсына. Өяз полиция идарәләренә өяз исправнигы (җирле дворяннардан губернатор тарафыннан билгеләнә), аның ярдәмчесе, дворяннар утырышчысы (өяз Дворяннар җыены тарафыннан сайлана), 2 авыл утырышчысы, шәһәр магистратыннан ратман (сайланган әгъза) керә. Өяз идарәсе гомуми, җинаять һәм гражданлык эшләре, становой приставлар өстәлләреннән гыйбарәт. Өстәлләр өстәл башлыгы, секретарь һәм хезмәткәрләрне (теркәүчеләр, сотскийлар, десятскийлар, полиция сакчылары) берләштерә.

Полиция идарәләре губернаторга, губерна идарәсенә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгына буйсыналар.

Вакытлы хөкүмәтнең 1917 ел 10 март карары нигезендә бетереләләр.

Чыганаклар   

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 2. СПб., 1865. Т. 37, отд. 2. № 39087.

Әдәбият  

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 2001. Кн. 4.

Автор — Е.Б.Долгов