Биографиясе

1841 елның 21 августы, хәзер БРның Кырмыскалы районы Йомран-Ибраһим авылы — 1907 елның 28 июле, шунда ук.

Татар һәм башкорт телләрендә яза.

Неплюев кадетлар корпусын (Оренбург шәһәре) тәмамлаганнан соң, туган авылында мәдрәсә оештыра, анда укыта.

Уфа губерна земствосы гласные була.

1883 елда мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилевнең ярдәмчесе сыйфатында император Александр III нең тәхеткә утыруы хөрмәтенә уздырылган тантанада катнаша.

Санкт-Петербургта, Кырымда хезмәт итә.

Лирик шигырьләр һәм эссе («Йадкәр» җыентыгы, 1897), шулай ук башкорт тарихына һәм мәдәниятенә багышланган публицистик әсәрләр авторы.

Лексикология һәм синтаксиска караган хезмәтләре («Фарсыча-русча сүзлек», 1882; «Фарсыча-татарча-русча сүзлек», 1887; «Татар теленең кыскача нәхүе», 1901) бар.

Истәлеге

Туган авылында Өметбаев музее ачыла (1991).

Әдәбият

Хусаинов Г.Б. Литература и наука: Избр. труды. Уфа, 1998.