Биографиясе

1893 елның 9 мае, Пенза губернасы Рус Сыромяс авылы — 1918 елның 1 октябре, Әгерҗе районы Пьяный Бор, хәзер Красный Бор авылы.

Гражданнар сугышында катнаша. 1914 елдан Балтыйк флотында.

1917 елда Петроград Советы әгъзасы, Советларның 1 нче Бөтенроссия съезды делегаты, 1 нче чакырылыш БҮБК әгъзасы, «Центрофлот» әгъзасы. Октябрь революциясе вакыйгаларында катнаша (Петроград).

1917 ел башында Россия Тышкы эшләр халык комиссариаты секретаре, соңрак контролеры итеп билгеләнә. РСДРП ҮК күрсәтмәсе белән элекке Тышкы эшләр министрлыгы архивларының яшерен документларын бастырып чыгару эшен оештыра.

1918 елның июнендә Идел буе хәрби флотилиясен оештыру буенча комиссар итеп билгеләнә.

1918 елның августыннан Идел буе хәрби флотилиясе комиссары һәм командир ярдәмчесе. 10 сентябрьдә «Ваня» канонер көймәсеннән десант төшерүгә җитәкчелек итә (кара Казанны азат итү операциясе).

Сентябрь ахырыннан хәрби суднолар отряды командиры, Кама елгасында барган сугышларда катнаша.

1 октябрьдә Пьяный Бор янындагы бәрелештә һәлак була.

Әдәбият       

Варгин Н.Ф. Комиссар Волжской флотилии. М., 1961;

Назаров А.В. Николай Маркин. Саратов, 1971.