Эчтәлек

Бихан токымыннан булган Кугуш бәктән башлана.

1627 елда Кугушевлар Касыйм өязендәге Биркеево авылы хуҗалары була. 1639 елда Кугушевлар нәселеннән Акай морза Айтугановка Темников өязендә биләмә (вотчина) бирелә һәм ул патша грамоталарында кенәз буларак күрсәтелә.

XVIII йөз ахырында — XIX йөз башында Кугушевлар нәселе вәкилләре Ләмбрә йомышлы татарлары арасында күрсәтелә. Кугушевлар нәселе дворяннар катлавында XVIII йөз ахырында раслана.

Кугушевлар Краснослободск өязенең Тархан, Темников өязенең Каменка һәм Митрәле авылларында яшиләр, бер өлеше Сембер губернасында гомер кичерә.

Әдәбият

Сборник исторических и статистических материалов о Симбирской губернии. Симбирск, 1868;

Еникеев С. Очерк истории татарского дворянства. Уфа, 1999;

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор  — И.Р.Габдуллин