- РУС
- ТАТ
Җәмәгать эшлеклесе. педагог, публицист
1884 яки 1885 ел, Сембер губернасы, Буа өязе Яңа Тинчәле авылы – 1938 ел.
К.Җ.Бикколовның энесе. Буа һәм Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә белем ала. «әл-Ислах» хәрәкәтендә катнаша (1905–1906).
1906–1913 елларда Томск шәһәрендә укыта, бер үк вакытта «Шура», «Мәктәп», «Аң», «Ак юл», «Сөембикә» журналлары һәм «әл-Ислах», «Сибирия», «Йолдыз», «Ил» газеталары белән хезмәттәшлек итә.
Гомуми белем бирү уку йортлары, хатын-кызлар мәктәпләре ачу тарафдары. 1917 елның сентябрендә Сембер шәһәрендә «Җөмһүрият» газетасын чыгара.
Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918).
1920 еллар башында Уфа шәһәрендә совет мәктәпләре оештыруда катнаша. 1923–1927 елларда Казан театр техникумында татар теле укыта. 1929 елдан Урта Азиядә – Сәмәрканд шәһәренең күн заводында тәрҗемәче.
1930 елда репрессияләнә («Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше); үлгәннән соң аклана.
Башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр авторы; халык хуҗалыгына караган хезмәтләрне татар теленә тәрҗемә итә.
Мәктәптә тән тәрбиясе. Казан, 1926.
Ибраһимов Г. Яңа имзалар вә яшь куәтләр // Йолдыз. 1915. 29 апрель.
Рәми И. Вакытлы татар матбугаты. Альбом (1905–1925). Казан, 1926.
Автор – Ф.И.Ибраһимова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.