- РУС
- ТАТ
гражданннар сугышы шартларында Совет дәүләтенең эчке сәясәте; икътисади кризистан команда-административ һәм хәрби алымнар белән чыгарга омтылу
Коммунизмны турыдан-туры кертү мөмкинлеге турындагы теоретик күзаллауларга таяна.
Төп билгеләре:
Хәрби коммунизм елларында Казан губернасында, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, азык-төлек диктатурасы урнаштырыла, ул РСФСР азык-төлек халык комиссариаты органнарына «артык икмәкләрен» яшергән һәм «күләгәдәге» базарда саткан («капчыкчылар») крәстияннәр белән көрәш буенча чиктән тыш вәкаләтләр бирә. Аграр революцияне тирәнәйтү һәм азык-төлек органнарына ярдәм итү өчен авылда ярлылар комитетлары оештырыла.
Әлеге чаралар икмәк һәм чимал килүне көчәйтәләр, тик шәһәр халкын һәм Казанда һәм губернаның башка торак пунктларында таратып урнаштырылган Кызыл Армия частьларын азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итә алмыйлар. 1918 елның август–сентябрендә сәнәгать товарлары җитмәү сәбәпле, авыл җирләрендә мәҗбүри товар алмашы шулай ук көткән нәтиҗәне бирми.
1919 елның гыйнварында продразвёрстка кертелә. Икмәк һәм азык-төлекнең, чималның мөһим төрләрен сату тыела. Продразвёрстканы башкарып чыгу өчен, Казан губернасы авылларына азык-төлек отрядлары җибәрелә, алар башлыча күрше губерналарның эшчеләр сыйныфы вәкилләреннән тора. 1919–1920 елларда крәстияннәрдән 20 млн поттан артык икмәк (фаразланганча, хәрби коммунизм елларында авыл халкыннан җыеп алынган икмәк, бәрәңгене дә кертеп, 40 млн потка якын тәшкил итә) тартып алына. Моннан тыш, мәҗбүри рәвештә ит, йомырка, май, бал, печән һәм терлек чималы (тире, йон, кыл һ.б.) җыйнала. Җыйналганның күпчелек өлеше губернадан читкә чыгарыла.
Җирне социальләштерү барышында хосусый хуҗалыклы җирбиләүчелек бетерелә, авыл хуҗалыгы биләмәләренең күп өлеше авыл җәмәгатьләренә тапшырыла (кара: Җәмәгать җирбиләүчелеге), хуҗалык итүнең яңа формалары – күмәк хуҗалыклар: колхоз, авыл хуҗалыгы коммунасы, совхоз, җирне уртак эшкәртү ширкәте кертелә.
Сәнәгать өлкәсендә хәрби коммунизм сәясәте урта һәм вак предприятиеләрне национализацияләүдә (1918 елнең җәенә кадәр национализацияләнгән эре фабрикалар һәм заводлардан тыш) чагыла. 1920 елның ахырында – 1921 елнең башында Казан губерна Халык комиссарлары советы карары белән аерым затлар һәм җәмгыятьләр кулында булган, механик двигательле җитештерүдә 5 тән артык яисә двигательсез җитештерүдә 10 нан артык эшче исәпләнгән барлык сәнәгать предприятиеләре национализацияләнә. Сәнәгать белән идарә итүдә катгый үзәкләштерү гамәлгә кертелә. Дәүләт заказларын үтәүгә мәҗбүри рәвештә кустар-һөнәрчелек һәм кооператив предприятиеләр тартыла. Сәнәгать һәм азык-төлек товарлары бүленешен дәүләт үз кулына ала, бу очракта бүленеш өлкәсендә буржуазиянең икътисади позицияләрен өзү максаты да күздә тотыла.
Халыкны совет һәм кооператив бүлү пунктларыннан барлык продуктлар белән тәэмин итү РСФСР Азык-төлек комиссариатына һәм аның сәнәгать һәм азык-төлек товарларын әзерләү һәм бүлүне гамәлгә ашыручы җирле органнарына йөкләнә. Кулланучылар кооперациясе ярдәмче азык-төлек органы сыйфатында җәлеп ителә. Кооперациядә әгъза булып тору барлык халык өчен мәҗбүри итеп куела. Шушы максаттан шәхси күмәртәләп сату складларына реквизиция һәм конфискация үткәрелә, сәүдә фирмалары национализацияләнә, аерым сәүдә нокталары муниципальләштерелә.
Төп азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сәүдәсен дәүләт тулысынча монополияләштерә, продуктларны халык арасында карточка системасы буенча паёклар рәвешендә сыйнфый билгегә карап бүлә: эшчеләр халыкның башка категорияләренә караганда күбрәк алалар, эшкә яраклы башка гражданнар фәкать алар тарафыннан хезмәт йөкләмәсе үтәлгән шартта гына азык-төлек белән тәэмин ителәләр. «Кем эшләми, шул ашамый» принцибы гамәлгә ашырыла.
Тарифлар сәясәтендә тигезләштерү өстенлек итә. Квалификацияле һәм квалификациясе булмаган хезмәткә түләүдә аерма юк дәрәҗәсендә була. Бу азык-төлек һәм сәнәгать товарларының кискен җитмәүчелеге, шул сәбәпле хезмәт ияләренә аларның тормыш итүе өчен кирәк булган акча минимумын түләргә мәҗбүр булу белән аңлатыла.
Хезмәт хакын түләү торган саен натураль төс ала бара: эшче һәм хезмәткәрләргә азык-төлек паёгы бирелә, дәүләт түләүсез фатирлар, коммуналь хезмәтләр, транспорт һ.б. белән тәэмин итә. Хуҗалык мөнәсәбәтләренең өзлексез натуральләшү процессы күзәтелә. Акчалар тулысынча диярлек бәясезләнә. Хәлиткеч рәвештә капиталистик элементларның тамырын корыту тактикасы үткәрелә.
1918–1919 елларда шәһәр һәм авыл буржуазиясенә Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен бердәм гадәттән тыш революцион салым (контрибуция) билгеләнә. Губернаның хезмәткә яраклы барлык халкы мәҗбүри хезмәткә тартыла, Казанда һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында совхозларда һәм халык хуҗалыгының башка объектларында эшләү өчен хезмәткә ирексезләп мобилизацияләүләр уздырыла. Тайпылучыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарталар, Казан, Зөя һ.б. шәһәрләрдәге хезмәт белән төзәтү лагерьларына җибәрәләр, тоткыннар хезмәте халык хуҗалыгы объектларында файдаланыла.
Әлеге чаралар элеккеге җитештерү мөнәсәбәтләрен «коммунистик» дип аталганнары белән алыштыруга юнәлтелгән була. 1920 ел ахыры – 1921 ел башында халыкка азык-төлек продуктларын түләүсез бирү; куллану предметларын бушлай бирү; эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә бирелә торган ягулыкның теләсә нинди төренә түләүне бетерү; эшче һәм хезмәткәрләргә бирелгән торак өчен түләүне гамәлдән чыгару, эшчеләр һәм хезмәткәрләрдән, хезмәт һәм сугыш инвалидларыннан һәм алар каравында булган затлардан суүткәргечтән, канализациядән, газдан, электрдан файдаланган өчен түләү алуны бетерү һ.б. турында декретлар кабул ителә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә продразвёрстка сәясәте һәм крәстиян хуҗалыгын торгызу эшендә дәүләтнең ирексезләү башлангычы көчәя бара. Крәстиян биләмәләренең кискен кимүе, авылда яшәүчеләрнең хуҗалык итүнең куллану нормасына күчүе сәбәпле, һәрбер крәстиян хуҗалыгы өчен культураларның мәҗбүри исемлеге белән мәҗбүри чәчү планын билгеләгән дәүләт көйләве кертелә. Планнар үтәлешен тәэмин итү максатында чәчү комитетлары (посевкомнар) һәм чәчү материалын тарату пунктлары оештырыла.
Авыл хуҗалы җитештерүен үзәкләштерүне көчәйткән әлеге чаралар аграр өлкәдәге проблемаларны хәл итә алмыйлар һәм 1920 еллар башындагы ачлыкның бер сәбәбе булып торалар (кара: Ачлык).
Хәрби-коммунистик тенденцияләр дәүләти һәм мәдәни тормышның башка өлкәләрендә дә күзәтелә. Хәрби коммунизм сәясәте халыкның киң катлауларында, аеруча крәстияннәр арасында, ризасызлык китереп чыгара. Казан губернасында 30 га якын крәстияннәр чыгышы була (Арча күтәрелеше, 1918; «Сәнәкчеләр» фетнәсе, 1920). Гражданнар сугышы тәмамланып, тыныч хуҗалык төзелешенә күчү белән, яңа шартларда әлеге сәясәтнең яраксызлыгы ачыклана: ул сәнәгать белән авыл хуҗалыгы, шәһәр белән авыл арасында икътисади багланышларны тәэмин итми.
1921 елның мартында ил хөкүмәте хәрби коммунизмның нигезсезлеген танырга һәм яңа икътисади сәясәткә күчәргә мәҗбүр була.
Шишкин А., Лебедева А. Комитеты деревенской бедноты Татарии. Казань, 1961.
Литвин А.Л. Крестьянство Среднего Поволжья в годы гражданской войны. Казань, 1972.
Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии 1917–1921 гг. М., 1976.
Рабочий класс Татарии (1861–1980). Казань, 1981.
Шайдуллин Р.В. Крестьянские хозяйства Татарстана: проблемы и пути их развития в 1920–1928 гг. Казань, 2000.
Автор – Р.В.Шәйдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.