Эчтәлек

Сәяси партияләр төрле социаль төркемнәрнең сәяси мәнфәгатьләрен яктырталар, массаларның сәяси яктан оешуына булышлык итәләр, хөкүмәтнең тупланышына, идеологик доктриналарга йогынты ясарга омтылалар, дәүләт һәм муниципаль (җирле) хакимият органнарына сайлауларда, законнар чыгару эшчәнлегендә катнашалар, җәмгыятьнең сәяси элитасын формалаштыру каналларының берсе булып торалар һ.б. РФдә сәяси партияләр аларны иҗтимагый берләшмәләрнең төрле төрләреннән — хәрәкәтләр, берлекләр, ассоциацияләр, җәмгыятьләрдән аерып торучы билгеләргә ия: арадан фәкать алар гына дәүләт хакимияте органнарындагы сайланулы вазифаларга кандидатлар тәкъдим итү хокукына ия, аларның үзәкләштерелгән һәм унификацияләнгән оешкан структуралары, индивидуаль һәм теркәлүле әгъзалык тәртибе бар һ.б. Сәяси партияләрнең эчке төзелеше, структура подразделениеләре арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, партия әгъзаларының статусы уставлар белән билгеләнә. Идеологик юнәлешләр программа, декларация, манифест, мөрәҗәгать һәм башка документларда чагылыш таба.

Хәзерге Татарстан территориясендә сәяси партияләр ХХ йөз башларында формалаша башлый, Казанда социаль партияләрнең — РСДРП һәм Социалист-революционерлар партиясенең беренче комитетлары барлыкка килә. РСДРП партиясе большевиклар һәм меньшевикларга аерыла. 1905–1907 еллардагы революция вакытында Казан губернасында либераль (кара «Конституцион демократлар партиясе», «Унҗиденче октябрь берлеге»), монархиячел (кара Карагруһчылар), гомуммөселман (кара «Иттифакъ әл-мөслимин») һәм башка сәяси партияләрнең комитетлары оеша. 1917 елга кадәр, кадетлар, социал-демократлар һәм эсерлардан тыш, комитетларның күбесе актив эшчәнлекләрен туктата. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң татар социал-демократ сәяси партияләр: Татар социал-демократик эшчеләр партиясе, Россия мөселман коммунистлары партиясе һ.б. барлыкка килә. Гражданнар сугышы барышында сәяси партияләрнең күбесе таркала; РКП(б) дан башка социаль партияләр генә кала. 1923 елда барлык соц. партияләрнең эшчәнлеге тыела, яки алар үзләре ябыла, РКП(б) (кара Советлар Союзы Коммунистлар партиясе) монополиясе башлана. Партияләр арасында конкуренция булмау шартларында КПСС структуралары чынлыкта дәүләт хакимияте вәкаләтләрен башкаручыга әверелә. КПССның дәүләт хакимиятен тормышка ашыру монополиясе СССР Конституциясенең 6 нчы маддәсендә беркетелә (1977). Иҗтимагый тормышның либеральләшүе процессында 1980 еллар ахырында илдә күппартияле система торгызылу өчен шартлар туа, 1990 елда СССР Конституциясенең 6 нчы маддәсе гамәлдән чыгарылу һәм «Иҗтимагый берләшмәләр турында» (1990) СССР Законы кабул ителүдән соң, ул юридик раслана.

РФдә сәяси партияләр эшчәнлеге РФ Конституциясе (1993), «Иҗтимагый берләшмәләр турында» (1995), «Сәяси партияләр турында» (2001) кабул ителгән федераль законнар, сайлауларга кагылышлы законнар җыелмасы һәм башка хокукый актлар белән көйләнә. 1998 елга кадәр сәяси партияләр дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнарына сайлауларда башка иҗтимагый берләшмәләр (хәрәкәтләр, ассоциацияләр, профсоюзлар, җәмәгать фондлары) белән бер дәрәҗәдә катнашалар. 1998 елда «сәяси иҗтимагый берләшмә» төшенчәсе кертелгәннән соң, профсоюзлар һәм җәмәгать фондлары дәүләт хакимияте органнарына кандидатлар тәкъдим итү хокукын югалта. 2003 елдан андый хокукка сәяси партияләр һәм сайлау чорында оешкан сайлау блоклары, 2005 елдан фәкать сәяси партияләр генә ия була. 1990 елдан сәяси партияләр, эшчәнлекләренең территориаль даирәсенә карап, төрле: гомумроссия, төбәк, җирле статуска ия була ала. 2003 елдан РФ субъектларының яртысыннан артыгында теркәлүле төбәк бүлекчәләре булган гомумроссия сәяси партияләре генә гамәлдә санала. Дини һәм этник юнәлештәге, шулай ук конституцион стройны көч кулланып үзгәртергә омтылучы партияләр эшчәнлегенә чик куела. 2001 елдан берьюлы ике яки берничә сәяси партиядә әгъза булып тору тыела. 1990 елдан гомумроссия партияләрендәге әгъзалар саны — 5 мең кешедән, 2001 елдан — 10 мең кешедән, 2006 елдан 50 мең кешедән ким булмаска тиеш дип билгеләнә.

РФдә 1990 еллар башында күппартияле система формалашуда ике юнәлеш күзәтелә. Бер яктан, КПССның дезинтеграция процессы бара: а) идеологик платформалар, мәсәлән, «КПССның демократик платформасы», «КПССның марксистик платформасы» барлыкка килә; б) территориаль билгеләр буенча — союздаш республикалар компартияләренең кайберләре (Литва, Латвия, Эстония һ.б.) үзләрен КПСС тан бәйсез дип игълан итәләр. Икенче яктан, яңа сәяси партияләр төрле формаль булмаган берләшмәләр һәм төркемнәр, шул исәптән сайлаучылар берләшмәләре нигезендә төзелә. Күппартияле системаның үсеш алуына беренче этәргечне альтернатив рәвештә уздырылган СССР (1989), шулай ук союздаш һәм автономияле республикалар, өлкә советлары (1990) халык депутатларын сайлаулар бирә. Акрынлап идеологик төрлелек киңәя: социаль, социал-демократ, либераль, милли һәм башка төрле сәяси партияләр оеша. Россия либераль-демократик партиясе, Россия демократик партиясе, РФ социал-демократ партиясе, РФ республика партиясе (барысы да — 1990), «Ирекле Россия» («Свободная Россия») халык партиясе (1991) аеруча киң таныла. ГКЧП режимы җиңелгәннән соң (19–21 август, 1991), КПССның эшчәнлегенә чик куела. Әлеге вакыйга «коммунистик күппартиялелек» исеме алган, төрле социаль һәм коммунистик партияләрнең киң спектрын барлыкка китергән күренешкә нигез сала. 1991 елда Хезмәт ияләре социаль партиясе, Россия коммунистик эшчеләр партиясе, Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе төзелә. КПСС эшчәнлеген тыю бетерелгәннән соң, коммунистик партияләрнең иң күпсанлысы — РФ Коммунистлар партиясе оешу (1993) өчен шартлар туа. Россия аграр партиясе дә шул вакытта төзелә (1993). РФдә күппартияле система барлыкка килүгә һәм аның эволюциясенә Дәүләт Думасына сайлаулар (1993, 1995, 1999, 2003, 2007), шулай ук партия (2001 елдан) һәм сайлау (2005 тән) системаларындагы реформалар зур йогынты ясый. Россия С.п.енең күпчелеге: а) сайлау блоклары һәм кайбер очракларда баштарак партиядән тыш оешмалар статусында булган берләшмәләр нигезендә (мәсәлән, «Яблоко» Россия берләшкән демократик партиясе 1995 елда төзелә, партия статусы — 2001 елдан; «Уң көчләр берлеге» («Союз правых «сил») — 2000 елда, партия статусы — 2001 елдан; «Бердәмлек» («Единство») — 2000 дә, партия статусы — 2001 елдан); б) берничә партия һәм хәрәкәтнең берләшүе нигезендә (мәсәлән, «Бердәм Россия» («Единая Россия»), 2001; «Россия патриотлары» («Патриоты России»), 2005; «Гадел Россия: Ватан / Пенсионерлар / Тормыш» («Справедливая Россия: Родина / Пенсионеры / Жизнь», 2006); в) хәрәкәтләрнең үзгәртеп корылуы нигезендә (шул исәптән РФ халык партиясе, 2001; «Эшмәкәрлекне үстерү» («Развитие предпринимательства», 2001) барлыкка килә. Россия күләмендә 1993 елда — 36, 1998 елда — 95, 2005 елда — 37, 2008 елда 15 гомумроссия сәяси партияләре теркәлә. 2007 елдан Дәүләт Думасында 4 партия фракциясе исәпләнә: «Бердәм Россия», РФ коммунистлар партиясе, Россия либераль-демократик партиясе, «Гадел Россия: Ватан / Пенсионерлар / Тормыш».

1990 елларда Татарстанда күппартияле системаның гомумроссия моделеннән аермалы үз төбәк моделе формалаша. Аның үзенчәлеге татар милли партияләрен: федералистик (Мәскәүгә йөз тоткан) партияләрне; коммунистик партияләрне; урталыктагы (центристик) партияләрне эченә алган төбәк сәяси партияләре өстенлек итү белән билгеләнә. РФнең партия-сәяси системасын унификацияләү процессында, 2001–2003 елларда, әлеге төбәк үзенчәлекләре юкка чыга. 1990 елларда Татарстандагы иң билгеле партияләр булып радикаль юнәлешле Татар милли азатлык партиясе «Иттифакъ» (1990) һәм уртачыл караштагы Татарстан республика партиясе (1992) санала. Аларга РФнең хакимият һәм сәяси структураларына йөз тоткан, республика суверенитетына тискәре мөнәсәбәттә булган федералистик партияләр каршы тора. Бу төркемдә күпчелеге гомумроссия партияләренең бүлекчәләрендә торган либераль һәм социал-демократ доктриналар тарафдарлары өстенлек итә. 1990 елларда Россия демократик партиясе, РФ социал-демократ партиясе, РФ республика партиясе, «Ирекле Россия» халык партиясе, «Россия демократик сайлавы» («Демократический выбор России»), «Яблоко» партияләренең бүлекчәләре киң таныла. 1991–1992 елларда коммунистик хәрәкәт — ТР коммунистлары оешмасы (кара Россия Федерациясе коммунистлар партиясенең Татарстан региональ бүлеге) торгызыла. 1993 елда, совет хакимиятенең вәкаләтләре тукталганнан соң, республика җитәкчелегенең мәнфәгатьләрен чагылдырган, социал-демократ кыйммәтләргә юнәлеш тоткан беренче партия — Татарстанның «Бердәмлек һәм прогресс» («Единство и прогресс») партиясе төзелә. Рус милли агымнары тарафдарларының йогынтысы гаять чикле була, чөнки республиканың рус милләтле халкының төп массасы мәнфәгатьләрен де-факто федералистик юнәлештәге партияләр чагылдыра. Россия либераль-демократик партиясе, «Россия гомумхалык берлеге» («Российский общенародный союз») партиясе, Руслар партиясе һәм башка партияләрнең бүлекчәләре шушы ук юнәлештә эш алып бара. РФнең «Сәяси партияләр турында»гы законы (2001) кабул ителгәннән соң, күп кенә төбәк сәяси партияләренең эшчәнлеге туктала; аларга алмашка гомумроссия сәяси партияләренең бүлекчәләре килә: «Бердәм Россия», «Уң көчләр берлеге», РФ халык партиясе бүлекчәләре (барысы да — 2001), Россия тормыш партиясе бүлекчәсе (2002), «Россия патриотлары» партиясе бүлекчәсе (2005) һ.б. 2015 елның февраленә Татарстанда 66 партиянең төбәк бүлекчәләре теркәлгән.

Шулай ук кара Татарстанда иҗтимагый-сәяси оешмалар һәм хәрәкәтләр.

Әдәбият  

Исхаков Д.М. Суверенный Татарстан: Документы. Материалы. Хроника: В 3 т. М., 1998;

Терентьева И.В., Беляков Р.Ю., Сафаров М.Ф. Республика Татарстан: Политические партии, движения, лидеры: В 2 кн. К., 2001–03;

Сафаров М. Реформа партийной системы в России сквозь призму демократии и федерализма // Казанский федералист. 2006. № 1/2.

Автор — М.Ф.Сәфәров