Биографиясе

1938 елның 16 апреле, Сарман районы Сарысаз-Тәкермән авылы – 1994 елның 2 феврале, Казан.

Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлый (1968 ел).

1962–1969, 1974–1994 елларда «Татстрой» концернында: 2 нче трестта инженер, производство-техника бүлеге башлыгы, баш инженер, управляющий (1975 елдан), «Главтатстрой» башлыгы урынбасары (1980 елдан), концернның баш инженеры (1987 елдан).

1969–1974 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты төзелеш бүлегендә инструктор. Яңа төзелеш технологияләре, Казанда һәм республика районнарында мөһим сәнәгать һәм мәдәният-көнкүреш объектлары төзелеше үсешенә зур өлеш кертә.

Дәүләт бүләге Татарстан Республикасы Рәссамнәр берлегенең Күргәзмә залы төзелеше өчен бирелә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанның бер урамы Ә.З.Зәкиев исеме белән аталып йөртелә.