Биографиясе

1910 елның марты, Казан губернасы, Чистай өязе Яуширмә авылы — 1944 елның 18 апреле, Кырым АССРның Бельбек авылы, хәзерге Фруктовое авылы, Кырым Республикасы.

Пермь шәһәре трамвай депосы эшчесе, Ленинградта йөкче булып эшли.

1941 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 91 нче гвардия укчы полкында отделение командиры (51 нче армиянең 33 нче гвардия укчы дивизиясе). Көньяк, Кавказ арты, Кавказ, Сталинград һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Ростов (1941), Донбасс (1941), Керчь-Феодосиядә десант (1941-42), Мелитополь (1943) һәм Кырым (1944) операцияләрендә катнаша.

1944 елның 16 апрелендә батырлык күрсәтә. Үз отделениесе белән беренче булып Белбек авылына (хәзер Кырымның Севастополь шәһәре янындагы Фруктовое авылы) бәреп керә, дзотны кулга төшерә һәм дошман гарнизонын юк итә. Яралана, ләкин сафта кала. 17-18 апрельдә 6 тапкыр отделениене һөҗүмгә күтәрә, кабат яралана. Барлык иптәшләре дә үлгәннән соң, немецлар аны әсирлеккә алырга омтылгач, ул 4 сәгать дәвамында гранаталар ыргытып көрәшә һәм һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Г.Г.Вәлиевнең бюсты — Яуширмә авылында, барельефы куелган стела Чистайдагы Геройлар аллеясында урнаштырыла.

Әдәбият

Герои боёв за Крым. Симферополь, 1972;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 34;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 667, 700.

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина