И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Гомәр Усманов. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1932 елның 16 марты, Чистай шәһәре — 2015 елның 23 феврале, Казан.

Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын (1950), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1961) тәмамлый.

1950 елдан Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә укытучы, 1953–1954 елларда ВЛКСМның Биектау райкомы 1 нче секретаре, 1954 елдан Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумында укытучы.

1956–1962 елларда КПССның Чистай шәһәр комитетында: 1960 елдан — 2 нче, 1961 дән 1 нче секретарь. 1962 елдан Чаллы колхоз-совхоз җитештерү идарәсе башлыгы, 1965 елдан КПССның Буа райкомы 1 нче секретаре.

1966–1982 елларда ТАССР МС рәисе.

1982–1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре, 1989–1990 елларда КПСС ҮК секретаре.

1966–1990 елларда СССР ЮС депутаты, 1984–1989 елларда СССР ЮС Президиумы әгъзасы.

1990 елда СССР ЮС халык депутаты итеп сайлана.

1967–1985 елларда ТАССР ЮС депутаты.

ТАССР МСнда, КПССның Татарстан өлкә комитетында ул җитәкчелек иткән елларда республика икътисады һәм социаль-мәдәни төзелеш гаять зур күтәрелеш кичерә: ТАССР илдә нефть белән төп тәэмин итүче була; 1970 елда республикада 100 млн т «кара алтын» чыгарыла; илдә «Органик синтез», «Түбәнкаманефтехим», КамАЗ, «Түбәнкамашин» кебек иң эре предприятиеләр төзелә; 1989 да «Менделеевазот» минераль ашламалар заводы сафка баса.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә механикалаштыру һәм интенсивлаштыру дәрәҗәсе шактый күтәрелә; Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре янында эре агросәнәгать комплекслары оештырыла, авыл хуҗалыгы җитештерүенең яңа тармаклары — сугарулы игенчелек һәм сәнәгый нигездә кошчылык тармагы барлыкка килә, зур терлекчелек комплекслары төзелеше киң җәелә. КПССның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре буларак, 1989 елның февралендә, КПСС ҮК җитәкчелеге белән килештермичә генә, Усманов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институты һәм Казан мәдәният институты галимнәренең Татар совет энциклопедиясен булдыру башлангычын хуплау турында күрсәтмә бирә.

1970–1980 елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен химияләштерү, концентрацияләү һәм махсуслаштыру гамәлгә ашырыла. 1976 елда бөртеклеләрдән республика өчен рекордлы уңыш алына (1 га дан 17,2 ц), ашлыкның тулаем җыемы 4217 мең т тәшкил итә; кул хезмәтенә нигезләнгән кечкенә терлекчелек фермаларын планлы рәвештә механикалаштырылган зур комплексларга алыштыру бара. Илдә азыкислотөлек кытлыгы шартларында 1960 еллар ахырыннан республика Чаллы һәм Түбән Кама кебек яңа зур шәһәрләр төзүче халыкның ихтыяҗын үзендә җитештерелгән иң кирәкле продуктлар белән тәэмин итә.

1970–1980 елларда авыл мәдәниятен үстерү буенча зур эш алып барыла, авыл җирлекләрендә гомуми белем бирү мәктәпләре ачуга аерым игътибар юнәлтелә. 1970–1980 елларда гомуми тип проект буенча 1100 мәктәп төзелә. Яңа уку елына әзерлек, яшьләргә гомуми мәҗбүри урта белем бирүне уңышлы тормышка ашыру һәм авыл мәктәпләрендә эш шартларын яхшырту буенча ТАССР күп тапкырлар Бөтенроссия социалистик ярышында җиңүче дип табыла, РСФСР МС һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагын яулый.

Югары мәктәпләр, һөнәри техник белем бирү учреждениеләре үсешендә дә сизелерлек уңышларга ирешелә. Ел саен халык хуҗалыгы тармакларына һөнәри техник училищеләрдән 36 меңнән артык квалификацияле эшче килә. 1980 еллар башына республика халкын мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча диярлек хәл ителә.

Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә подваллар һәм баракларда яшәүче халыкны уңайлыклары булган фатирларга күчерү бара. 1980 елларның 2 нче яртысында коммуналь торак төзелешендә ТАССР иң югары күрсәткечләргә ирешә — ел саен 40 меңнән артык фатир сафка баса.

Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыруда зур үзгәрешләр була: 1960 елларда халыкка хезмәт күрсәтү күләме буенча ТАССР РСФСРда 56 нчы урында булса, 1980 елларга 7 нче урынга чыга.

Сәламәтлек саклау системасы да үсә: 1980 еллар башына ТАССРның барлык районнарында да үзәк район хастаханәләре, һәр авылда һәм зур терлекчелек фермаларында медпунктлар ачыла. Күперләр һәм юллар төзелә.

1980 еллар ахырына икътисади потенциалы, фән, мәдәният һәм сәнгать үсеше дәрәҗәсе буенча ТАССР күп кенә союздаш республикаларны узып китә. Икътисад һәм мәдәният үсеше өлкәсендәге казанышлары өчен ТАССР 1970 елда — Октябрь Революциясе ордены, 1972 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә; 1970–1980 елларда аңа берничә тапкыр КПСС ҮК, СССР МС һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла.

Бүләкләре

Усманов Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Чернобровкина Е. Гумер Усманов: «Мне знакомы все тропы Родины моей...» // Татарский мир. 2007. № 7; 

Ахмадуллин Н. Секретарь союзного значения // Татарстан. 2010. № 6;

Султанбеков Б.Ф. Гумер Усманов. К., 2017.

Автор — Г.С.Сабирҗанов