Биографиясе

1907 елның 30 июне, Мәскәү – 1970 елның октябре, Казан.

Мәскәү механика техникумын (1929), Мәскәү авиация сәнәгате академиясен (1941) тәмамлый.

1929–1930 елларда «Текстильстрой»да сызымчы-конструктор; 1930–1945 елларда 132 нче заводта (Мәскәү; 1941 елда завод Чиләбе өлкәсенең Сим шәһәренә эвакуацияләнә) конструктор, конструкторлар төркеме башлыгы, цех, бүлек башлыгы урынбасары, баш конструктор, баш инженер.

1945–1955 елларда 38 нче завод (Омск шәһәре) директоры.

ТАССР ХХС рәисенең беренче урынбасары (1960–1963).

1967–1970 елларда Казан авиация институтының сәнәгать икътисады һәм җитештерүне оештыру кафедрасы доценты.

А.С.Сибиркин җитәкчелегендә яңа техника үрнәкләре эшләнә, яңа технологияләр гамәлгә кертелә, РД-ЗМ авиация һәм турбореактив двигательләр конструкциясен камилләштерү һәм ышанычлылыгын арттыру буенча зур эш башкарыла, тәҗрибә моторларын җитештерү һ.б. үзләштерелә.

1959–1970 елларда ТАССР Югары советы депутаты.

Бүләкләре

Герой исеме җидееллык планны (1959–1965) үтәүдә зур казанышлары һәм яңа техника эшләве өчен бирелә.

Ике Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – А.А.Козин