Шәйхетдинов Илсур Гарафи улы. 1970-нче еллар

И.Г.Шәйхетдиновның гаилә архивы

Биографиясе

1936 елның 2 гыйнвары, Татарстанның Биектау районы Мүлмә авылы – 2019 елның 29 декабре, Казан. 

И.Г.Шәйхетдинов Арча педагогия училищесен (1954), авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесен (1955) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1955 елда Арча МТСында башлый. 1960–2010 елларда «Татнефтепроводстрой» акционерлык җәмгыяте тресты оешмаларында эшли: машинист-бульдозерчы, механикалаштырылган колонна башлыгы, өлкән прораб, линияле участоклар башлыгы (1969 елдан), 1 нче комплекслы технологик идарә башлыгы (1983 елдан), трестның генераль директоры урынбасары (1998 елдан).

2000 елдан акционерлык җәмгыятенең Каспий үткәргеч торбалар консорциумындагы вәкиле.

И.Г.Шәйхетдинов 32 магистраль нефть-газ үткәргечләр, шул исәптән Әлмәт – Горький, Миңлебай – Казан, Бохара – Урал, Идел буе – Үзәк төзелешендә катнаша. Көнбатыш Себердә үткәргеч торбалар сузганда И.Г.Шәйхетдинов җитәкчелегендәге бригада зур диаметрлы торбаларны 300 м лык аралыкларда эретеп ябыштыруның үрелмә ысулын кулланып, сазлык аша беренче поляр буе трассасын уздыра.

Эш арасында. Сулдан икенче – И.Г.Шәйхетдинов

И.Г.Шәйхетдиновның гаилә архивы

Бүләкләре

Герой исеме И.Г.Шәйхетдиновкә Медьвежье (Төмән өлкәсе) – Үзәк газ үткәргече төзелешендә ирешкән зур уңышлары өчен бирелә.

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале, Россия Нефть-газ төзүчеләре союзының А.К.Кортунов исем. медале; КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар советы, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

Арча шәһәреннең Геройлар аллеясына И.Г.Шәйхетдиновка бюст куелган.

Арча районының Түбән Аты авылында бер урам И.Г.Шәйхетдинов исеме белән атала.

И.Г.Шәйхетдинов бригадасы

И.Г.Шәйхетдиновның гаилә архивы

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): документальные очерки. Казань, 1980.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.

Автор – Г.Я.Мәүлетова