Биографиясе

1948 елның 4 октябрендә Актаныш районының Иске Байсар авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1972).

1966 елдан (бүленеп) Актаныш районының Шәймәрданов исемендәге колхозында (2003 елдан «Ташкын» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) эшли, тракторчылар бригадасы хисапчысы, агроном, колхозның баш агрономы (1972 елдан), район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном (1977 елдан), колхоз рәисе (1983), җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять рәисе (2003 елдан).

Р.С.Салиханов җитәкче булганда, колхозда җитештерүнең 30 объекты һәм мәдәният-көнкүреш биналары төзелә. Авылга газ кертелә. 1983–2007 елларда хуҗалыкта бөртекле ашлык җитештерү 57,5% ка, ит – 54,4% ка, сөт 2,1 тапкыр арта. 2007 елда бөртеклеләрнең уңышы 1 га дан 72,4 ц га, еллык савым һәр сыердан уртача 5128 кг га җитә.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.