Биографиясе

1945 елның 15 гыйнварында Куйбышев өлкәсенең Кинель-Чиркәс районы Лозов МТСы поселогында туа.

Куйбышев политехник институтын тәмамлый (1969).

1969–1985 елларда Х.М.Ямашев исемендәге Татарстан мех җитештерү берләшмәсендә: инженер, 1971–1976 елларда цех башлыгы, баш энергетик, 1976–1984 елларда генераль директор урынбасары, 1984 елдан баш инженер.

1985–1988 елларда КПССның Казанның Бауман райкомы секретаре.

1988–2002 елларда Татарстан «Мелита» мех җитештерү сәүдә-сәнәгать АҖ генераль директоры.

2002–2005 елларда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР икътисад һәм сәнәгать министры.

2005–2011 елларда РФ Федераль Җыенының Федерация Советында ТР Дәүләт Советы вәкиле.

Татарстан икътисадына караган хезмәтләр авторы. 1999–2002 елларда ТР халык депутаты.

Бүләкләре

Почёт ордены, медальләр белән бүләкләнә.