Биографиясе

1929 елның 18 мае, Спас кантоны Зур Алан авылы — 1982 елның 10 июне, Биектау районы Шәпше авылы.

Тәмте авыл хуҗалыгы мәктәбен (1949), Чабаксар совет-партия мәктәбен (1961) тәмамлый.

Алексеев районында: Алексеев авылында көтүче (1945–1947), Зур Алан МТСында хисапчы (1953–1954), ВЛКСМның район комитеты инструкторы (1954–1956), ДОСААФның район оешмасы рәисе (1956–1957), КПССның район комитеты инструкторы (1957–1958).

Биектау районында: «Урак һәм Чүкеч», «Дружба» колхозлары партия оешмалары секретаре (1961–1962), «Урак һәм Чүкеч» колхозы рәисе (1962–1982). Бу колхоз Орлов җитәкчелегендә икътисади артта калган хуҗалыктан Татарстанның алдынгы, югары табышлы колхозларының берсенә әверелә. Бөртекле культураларның уңышы 1 га дан — 1970 елда 19,1 ц, 1982 елда 24,6 ц тәшкил итә. 1 сыердан уртача савым 1970 елда 3605 кг, 1980 елда 3760 кг була.

Шәпше тәҗрибә посёлогы төзелеше өчен («Урак һәм Чүкеч» колхозы үзәк утары) Орловка СССР МС бүләге бирелә (1973).

ТАССР ЮС депутаты (1980–1984).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев