Биографиясе

1950 елның 2 октябрендә Бөгелмә районы Карабаш поселогында туа.

Казан университетын тәмамлый (1973).

«Татнефть» АҖдә эшли: 1975 елдан «Әлмәтнефть» НГДУында, нефть чыганакларын эшкәртү буенча технология бүлеге башлыгы урынбасары (1980 нән), 1983 елдан берләшмәнең нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү буенча технол. бүлеге башлыгы урынбасары, 1989 елдан — «Ямашнефть» НГДУында, 1993 елдан «Елховнефть» НГДУында баш геолог, 1998 елдан АҖ аппаратының геология бүлеге башлыгы, 2000 елдан Углеводородлы чимал чыганакларын геологик эзләү һәм эшкәртү идарәсе башлыгы.

Нәфыйков ТРның нефть чыганакларында катламнарны суландырганда нефть чыгару процессын көйләү ысулларын, аларны компьютерлы геологик картографияләү, «Лазурит» нефть чыганагын эшкәртүне модельләштерү системасын эшләүдә һәм сәнәгатьтә киң кулланышка кертүдә, Көнбатыш Себердә Лангепас һәм Покачёв нефть чыганаклары төркемен үзләштерүдә катнаша (1984–1989).

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге ТРның нефть чыгаручы районнарындагы шәһәрләрне су белән тәэмин итү өчен җир асты су чыганакларын эзләүнең югары нәтиҗәле методикасын эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә. Медальләр белән бүләкләнә.