- РУС
- ТАТ
дәүләт һәм профсоюз эшлеклесе, РСФСРның атказанган икътисадчысы (1983)
1929 елның 17 мае, Буа кантоны Норлат авылы — 2012 елның 1 декабре, Казан.
Буа ветеринария техникумын (1946), Казан югары партия мәктәбен (1959), Казан финанс-икътисад институтын (1964) тәмамлый.
1959–1964 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында, 1964–1969 елларда КПССның Апас район комитеты 1 нче секретаре.
1969–1984 елларда ТАССРның финанс министры.
1984–1986 елларда профсоюзларның Татарстан өлкә советы рәисе.
1986–1990 елларда ТАССР ЮС Президиумы рәисе.
1990–1995 елларда ТР Финанс министрлыгының әйдәп баручы инспекторы, бер үк вакытта Мәскәү финанс колледжының Казан филиалы укытучысы.
ТРның Банклар ассоциациясе президенты.
1967–1980, 1985–1995 елларда ТАССР, ТР ЮС депутаты.
Кызыл Байрак, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.
Мирсияпов Т.А., Фомин А.А. Профсоюзы Республики Татарстан: История, опыт, проблемы (1905–1995). К., 1995.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.