- РУС
- ТАТ
радиофизик, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1983)
1928 елның 24 ноябрендә Кырым өлкәсенең Азов районы Колай авылы, хәзер Азовское поселогында туа.
Мәскәү механика институтын тәмамлый (1951), Казан радиоэлектроника институтында эшли, әйдәп баручы инженер (1956–1962), бүлек башлыгы (1962–1981), бүлекчә башлыгы (1981–1993), башкаручы директор (1993-1995), әйдәп баручы инженер-конструктор (1995 елдан).
Медведев актив сорау һәм җавап режимында эшли торган радиолокацион системалар төзүдә катнаша (РФ армиясе һәм флотын коралландыру өчен җитештерүгә кертелә ).
Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы бар.
Дәүләт бүләге радиолокация өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.