- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре (2001)
1959 елның 12 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә туа.
Ленинград урман техник академиясен тәмамлый (1982).
1982–1984 елларда «Татнефтегеофизика» трестында (Бөгелмә шәһәре) инженер, 1984–1986 елларда ВЛКСМ комитеты секретаре.
1986–1990 елларда КПССның Бөгелмә шәһәр комитетында бүлек мөдире.
1990–1992 елларда Халык депутатларының Бөгелмә шәһәре Советы башкарма комитеты рәисенең 1 нче урынбасары.
1992–1995 елларда Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, 1996 елдан — башлыгы. Бер үк вакытта, 1996 елдан, Бөгелмә Халык депутатларының берләштерелгән советы рәисе.
1995–2004 елларда ТРның Халык депутаты.
2006–2010 елларда «Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
2010–2014 елларда ТР урман хуҗалыгы министры.
2015 елдан Чаллы шәһәре мэры.
«КАМАЗ» футбол клубы президенты.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» (2019) һәм
Дуслык (2024) орденнары белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.