Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1905 ел. Төгәл исеме һәм атасының исеме билгеле түгел.

Мәскәү–Казан тимер юлында эшли (кайбер мәгълүматлар буенча, хәрәкәт ревизоры). 1905 елгы революция (1905 елның октябрендә Мәскәү–Казан тимер юлы эшчеләренең забастовкасы киң колач ала) барышында линияне колачлаган тимер юлчылар забастовкасы хәрәкәтендә катнаша.

1905 елда Казан – товарная станциясендә карагруһчылар тарафыннан үтерелә.

1926 елның 27 гыйнварында А.П.Коротченко хөрмәтенә шәһәрнең Вахитов районында бер урамга исем бирелә.

Әдәбият

Хасанов Х.Х. Революция 1905–1907 гг. в Татарии. Казань, 1965.