1912 елның 30 июне, хәзерге Украина Республикасының Житомир өлкәсе Крошня авылы— 1983 елның 23 июле, Казан.

Мәскәү тәҗрибә-күргәзмә сәнәгать техникумын тәмамлаганнан соң (1936), «Каучук» заводында (Мәскәү) цех механигы, остаханә башлыгы булып эшли. 1937–1938 елларда 52 нче заводның (Ленинград) җиһазлар бюросы башлыгы, 1938–1942 елларда 392 нче комбинатның (Кемерово шәһәре) җиһазлар бүлеге башлыгы, 1944–1945 елларда 9 нчы заводта (Украина ССР, Шостка шәһәре) директор урынбасары, 1945–1955 елларда 101 нче комбинат (Ростов өлкәсе Каменск-Шахтинский шәһәре) башлыгы, 1955–1956 елларда СССР Оборона сәнәгате министрлыгының 5 нче төзү-монтаж тресты (Куйбышев шәһәре) управляющие, 1956–1957 елларда 580 нче завод (Красноярск шәһәре) директоры.

1942–1944 елларда СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы органнарында хезмәт итә (Кемерово шәһәре).

1957 елданКазанда: Татарстан икътисади административ районы ХХСнда производство бүлеге, машина төзелеше идарәсе, производство-техника идарәсе башлыгы, ТАССР Коммуналь хуҗалык министры (1963 елдан), Казан «Полимерфото» заводы директоры (1965–1982).

Кириллович Шостка, Каменск-Шахтинский шәһәрләрендәге сугыш вакытында җимерелгән предприятиеләрне торгызуда, Татарстан икътисади административ районы сәнәгатен булдыруда һәм үстерүдә актив катнаша. Аның җитәкчелегендә «Полимерфото» заводын реконструкцияләү һәм техник җиһазлау үткәрелә, бу исә җитештерү күләмен 1,5, хезмәт җитештерүчәнлеген 1,2, халык куллануы товарларын эшләп чыгаруны 3 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә. Предприятиедә төп производствоны механикалаштыру дәрәҗәсе 87% ка, ярдәмчесен механикалаштыру 76% ка җиткерелә; азык желатины, азык преципитаты, сөяк оны, кассеталар һ.б. җитештерү үзләштерелә; кино һәм фото сәнәгатендә һәм халык хуҗалыгының башка тармакларында зур әһәмияткә ия яңа төр продукция җитештерү технологияләре кулланылышка кертелә.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Ике Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш, бронза медальләре, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.