Биографиясе

1875 елның 7 (19) ноябре, Тверь губернасы Корчевский өязе Югары Троица авылы, хәзерге Тверь өлкәсе Кашинский районы –1946 елның 3 июне, Мәскәү.

Крестьян гаиләсеннән. 1893 елда Петербургтагы "Старый Арсенал" заводына токарь өйрәнчеге булып урнаша, аннары Путилов заводында эшли.

РСДРП әгъзасы (1898 елдан, 1905 елда большевикларга кушыла), Петербургта, Тифлиста, Ревельдә революцион эш алып бара; берничә тапкыр кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә.

1917 елгы Февраль Революциясеннән соң Петроград шәһәре башлыгы. 1919 елның мартында В.И.Ленин тәкъдиме белән Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты рәисе итеп сайлана; 1922 елның декабреннән – СССР Үзәк башкарма комитеты рәисе, 1938 елның гыйнварыннан – СССР Югары Советы Президиумы рәисе. Асылда 27 ел дәвамында совет дәүләте башлыгы була.

Совет дәүләтен төзүдәге казанышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Халык арасында "бөтенроссия старостасы", "бөтенсоюз старостасы" дигән кушаматлары була.

Берничә тапкыр Казанда һәм ТАССРда була. 1900 елда Казан аша уза. 1919 елда В.И.Ленин оештырган "Октябрь революциясе" агитация-инструктор поезды составында Казанга килә, шәһәр хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясый. 1933 елда Татарстан крестьяннары чакыруы буенча Казанга ударник колхозчыларның 1 нче съездына килә, Казан кантонының "Память Ленина" һәм Арча кантонының "Авангард" колхозларында була, анда колхозчыларның тормышы һәм көнкүреше белән таныша. Бу вакыйгага В.И.Куделькинның "М.И.Калинин Татарстан крестьяннарында кунакта" картинасы багышлана (1969; Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее).

Бүләкләре

Социалистик Хезмәт Герое.

Ленин ордены (1935, 1944, 1945), Кызыл Байрак ордены (1928, 1930), "Мәскәүне саклаган өчен", "Германияне җиңгән өчен", "1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында данлы хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

М.И.Калинин исеме белән Тверь (1931–1990), Калининград (1946 елдан), Калининск шәһәрләре һәм башка бик күп торак пунктлар атала. 2013 елга Россиядә 3358 топонимика объекты Калинин исемен йөртә.

Күп шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда аның исеме белән аталган урам бар.