Биографиясе

1915 елның 15 феврале, Белоруссия Республикасы, Брест өлкәсенең Барановичи районы Малаховцы авылы – 1943 елның 4 феврале, Минск.

И.К.Кабушкин кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1938).

1915–1935 елларда Казанда яши, трамвай йөртүче булып эшли.

1935 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет гаскәрләренең Көнбатыш Белоруссия походында (1939) һәм совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Әсирлеккә эләгә.

Әсирлектән качканнан соң, И.К.Кабушкин Минскта яшерен оешманың оператив төркеме белән җитәкчелек итә, 208 нче партизан отрядының разведка башлыгы ярдәмчесе була. Басып алынган Минск каласында фашистларга каршы көрәштә катнаша: сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар табыша, лагерьдан качучы хәрби әсирләргә ярдәм күрсәтә, листовкалар бастырып таратуга җитәкчелек итә.

1943 елның 4 февралендә гестапо тарафыннан кулга алына, һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Минста бер урам, Барановичи шәһәрендәге 12 нче номерлы мәктәп И.К.Кабушкин исемен йөртә.

Туган ягында Геройга һәйкәл куела.

«Казгорэлектротранспорт» предприятиесе каршындагы музейның бер бүлмәсендә И.К.Кабушкин турында материаллар тупланган.

Казанның 3 нче трамвай депосында И.К.Кабушкин йөрткән трамвай саклана.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Люди легенд. М., 1971. Вып. 4.

Ракипов Ш.З. По следам Героев. Казань, 1975.

Петраченко Д.М. Именами Героев. Минск, 1978.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2.

Автор – М.З.Хәбибуллин