Биографиясе

1941 елның 12 июнендә Сарман районы Иштирәк авылында туган.

Уфа нефть институтын тәмамлый (1966).

1966–1977 елларда «Сургутнефть» НГДУында нефть чыгаручы оператор, өлкән мастер, скважиналарны капиталь ремонтлау цехы башлыгы, район инженер-технология хезмәте башлыгы, 1977–1978 елларда «Фёдоровскнефть» НГДУында (Төмән өлкәсе, Сургут шәһәре) үзәк инженер-технология хезмәте башлыгы урынбасары.

1978–1997 елларда «Татнефть» АҖнең катлауларның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарны капиталь ремонтлауның Әлмәт идарәсендә өлкән инженер, цех башлыгы, баш инженер.

1997–2001 елларда «Катлауларның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарны капиталь ремонтлауның «Татнефть-Әлмәт идарәсе» ААҖнең баш инженеры.

Уйлап табуга 2 патенты бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге «Эксплуатацияләү колоннасын саклау һәм төзекләндерү өчен технологияләр һәм техник чаралар комплексын эшләү һәм сәнәгатьтә киң куллану» дигән хезмәте өчен бирелә.

Медаль белән бүләкләнә.