Биографиясе

1933 елның 17 ноябре, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1955 ел).

1955–1989 елларда Арча районының Яңа Кенәр урта мәктәбендә татар һәм рус телләре һәм әдәбияты укытучысы.

Герой исеме мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә.

Педагогик эшчәнлегендә укучыларны әхлакый тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

Бөтенсоюз укытучылар съездында катнаша (1977 ел).

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Бадыгов Р. Габдрахманова Стелла Закиевна // Герои Социалистического Труда Татарии. Казан, 1984. Кн. 2.