Биографиясе

1892 ел, Рязань губернасы, Касыйм өязе Кошчыклы авылы – 1937 ел.

Касыйм урта-техник училищесен тәмамлый (1912 ел). Харьков технология институтында укый (1912–1915 еллар).

1917 елдан Россия армиясендә, анда сул эсерлар төркеменә кушыла. Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасын оештыру киңәшмәсендә (1918 елның мае) катнаша, Оештыру съездын чакыру комиссиясе әгъзасы. 1918–1919 елларда Үзәк мөселман хәрби комиссариаты әгъзасы, 1920–1924 елларда РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариатының ТАССРдагы вәкиле, ТАССР җир эшләре халык комиссары урынбасары. 1923 елда РКП(б) ҮКның Дүртенче киңәшмәсе эшендә катнаша, Татарстанның башка сәясәт эшлеклеләре белән беррәттән М.Х.Солтангалиевкә карата законсыз репрессиягә каршы чыга. 1924 елдан Мәскәүдә кооперация системасында эшли.

1929 елда репрессияләнә һәм үлем җәзасына хөкем ителә, әмма үлем карары 10 елга лагерьларга сөрелү белән алыштырыла. 1937 елда атып үтерүгә хөкем ителә ( «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше); үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Шарафутдинов Д. Енбаев Ариф Мухаммаджанович // Возвращённые имена. Казань, 1990.

Автор – Б.Ф.Солтанбәков