Биографиясе

1924 елның 8 марты, Минзәлә кантоны Татар Әҗбие авылы – 1943 елның 21 октябре, Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе, Лоевск районы Бывальки авылында җирләнә.

Туган авылында колхозда эшли.

1942 елдан Кызыл Армиядә.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1281 нче укчылар полкының взвод командиры (65 нче армиянең 60 нчы укчылар дивизиясе).

Үзәк фронт гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943 еллар) һәм Курск (1943 ел) сугышларында, Чернигов-Припять (1943 ел) һөҗүм операциясендә катнаша.

1943 елның 17 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: взводы белән Бывальки авылы өчен аяусыз сугыш алып бара; дошманның пулемётларын юкка чыгарып, батальонның һөҗүменә ярдәм итә.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Б.Я.Дәүләтов исеме Бывальки авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлнең мемориаль плитәсендә чокып язылган, Актанышта мәктәп, урам аның исемен йөртә.

Әдәбият

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000.                        

Автор – М.З.Хәбибуллин