- РУС
- ТАТ
партия, хакимият-хуҗалык эшлеклесе
1925 елның 11 июле, Минзәлә кантоны Вәрәшбаш авылы – 2004 елның 2 декабре, Казан.
Казанда Югары партия мәктәбен тәмамлый (1958).
1943–1950 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында Япония гаскәрләренә каршы сугыша (1945).
1950–1951 елларда Мөслим районы авыл хуҗалыгы бүлегендә бухгалтер-инструктор, 1951–1952 елларда Мөслим районы Михайловск совхозында партия оешмасы секретаре.
1952–1954 елларда КПССның Мөслим райкомында партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары бүлеге мөдире.
1958–1961 елларда секретарь, 1961–1963 елларда КПССның Тукай райкомы беренче секретаре.
1963–1977 елларда Арча районы халык депутатлары советы башкарма комитеты рәисе.
1977–1986 елларда ТАССР социаль тәэминат министры урынбасары.
ТАССР Югары Советы депутаты (1963–1967, 1971–1975).
Ахунов Г.А. Тимерханның күргән-кичергәннәре. Казан, 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.